Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайнар су кыйммәтләнә! Миф яки чынбарлыкмы? (2нче кисәк)

Шунысын да исәпкә алырга кирәк: ай саен 1 куб кайнар су бәясе методика буенча үзгәреп торачак. Әгәр без хәзер көн дә суга һәр ай саен билгеләнгән бәя белән түләсәк, киләчәктә ике компонентлы тарифка күчү каралса, кайнар суга бәя гомумйорт исәп приборлары күрсәткечләре нигезендә ай саен үзгәреш кичерәчәк.

Башкача әйткәндә, ай буена экономия ясап, 2 куб кына су тотсагыз да, акча ягыннан отышсыз килеп чыгачак. Сарыф ителгән энергия күп булу сәбәпле, кайнар суның да бәясе артачак. Тагын бер мөһим мәсьәләне истән чыгармаска кирәк! Ул - ОДН (гомумйорт хаҗәтләре). Йортта яшәүчеләрнең намуслы һәм дисциплиналы булулары да төп рольне уйный.
Ә республикада ничек соң?
Ике компонентлы тарифларны куллану Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда, Түбән Камада чагылыш тапты. Моның никадәр уңайлы һәм ачык икәнлеген әйтергә әлегә бик иртә, чөнки бу юнәлеш халыктан активлык һәм намуслылык таләп итә. Төгәл күрсәткечләр биргәндә, йорт хуҗасының таләпчәнлеге һәм белемлелеге белән генә, газетабыз битләрендә күп тапкырлар язылган, гомумйорт хаҗәтләрен (ОДН) минималь халәткә китерүгә ирешеп булачак.
Монда көннәр саны да роль уйнаячак, мәсәлән, айның 23нче көнендә махсус тартмага санагыч приборларның күрсәткечләрен төшереп барырга кирәк. (Торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре мондый тартмалар һәр йортта булачак дип ышандыра). Әгәр дә күрсәткечләр бирү 24 яки 25енә калса, кулланылган су күләме гомумйорт хаҗәтләренә (ОДН) кушылып калачак. Үз кесәңне саклап, күршеләрнең норматив буенча түләүләрен дә күз уңында тотарга кирәк. Мәсәлән: күршедә теркәлмичә яшәүче биш кешенең (квартирантларның) су куллануы сезнең кесәнең бик нык юкаруына китерәчәк.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев