Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайчан су басар, дип, төн йокламый

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Минем сезгә беренче генә язуым. Бакырчы авылының Үзәк урамында 16нчы йортта яшәүче II төркем инвалид, 93 яшьлек әбинең йөрәк сыкравына түзә алмаганыма хат язарга утырдым.

Язгы ташу вакыты җитә. Ул әбинең өе янында бер чокыр бар. Ул чокырдан язгы ташу вакытында таудан эреп төшкән кар сулары, давыллап яңгыр яуганда яңгыр сулары ага иде. Ире исән чагында аның аркылы чыгып йөрү өчен күперчек салганнар иде. Аннан шушы йорт каршысына күченеп утырган абый улы белән киңәйтеп ясады. Авылга асфальт салдырабыз диеп таш белән ком ташу өчен ул күперне алып, чокырны күмеп куйдылар. Эш беткәч, үз һаләтенә кайтарырбыз диделәр. Тик бу буш сүз булып кына калды. Хәзер бу язгы сулар кайда китәр соң? Шунда җыелып торачак, сыймаганы ярыннан чыгып, карчык йортына таба юл тотачак. Су тулган өйдән бу апаны кем алып чыгар?
Әйе, асфальт юлны авыл уртасына салдылар, ләкин берсенең дә тауга күтәреләсе килми. Көз һәм яз пычракларын изеп тракторлар шул карчык йорты яныннан үтә. Үзләренең өй тирәсен чистартып, трактор арбасына тирес, тизәк төяп шул чокыр аркылы карчык тора торган якка чыгарып түгәләр. Югыйсә үзләре яши торган якта да кырлар җитәрлек. Күлне дә чистарттылар, чәчәкләр утыртып бизәделәр. Аннан чыккан ләмнәре белән бакаларны төяп әлеге дә баягы карчык яши торган якка илтеп аудардылар. Бу бит, минечә, кешене мыс­кыл итү диеп атала. Бу әби гомер итә торган якта авыл бетеп бара, берәм-берәм карт-карчыклар бакыйлык­ка күчә, йортлар бушый.
Инде эш бетте дигәндә генә, яңасы барлыкка килде. Мәчетне яңартырга уйладылар. Клуб та салып куйдылар. Мактанулары дөньяга сыймаслык булды. Мәчет белән клубның ачылышына бик күп кунак­лар кайтты. Газетада да яздылар. Тик карчык яши торган урындагы чокыр­га гына игътибар итүче булмады. Хәзер кемдер клубта күңел ача, мәчеттә дога кылалар. Тик әбекәй генә йортымны кайчан су басар икән диеп төн йок­лый алмый интегә. Шушы Бакырчы авылында депутат та бар инде югыйсә. Аның өчен әби дә тавыш биргән булгандыр. Авыл җирлеге дә бернинди чара күрми. Ул аларга шалтыратып карады инде, тик сүз бирүдән гайре эш башкарылмады.
Шушы әбекәй кайчандыр яшь булган, 12 яшеннән кыз башы белән ат җигеп су ташыган, салам, печән тарттырган. Ә хәзергеләр ат җигү түгел, атын да күргәннәре юк. Хәзер бит техника заманы: ноутбук, планшет, айфон. Эшләргә яратучылар юк, тир түкми генә акча көрәүчеләр. Бу өлкән буын кешесе дә үзенә гомерне сорап алмаган, кемгә нәрсә язганын бер Ходай гына белә. Ә бит шушындый көннәр безгә дә җитәр диеп берәү дә уйламый. Алҗытканым өчен гафу итегез.
Равия Шәрәфиева.
Бакырчы
Газета укучыбыз Равия ханым хатына ачыклык кертер өчен без иң әүвәл Акъегет авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев белән элемтәгә кердек.
- Шәхсән үзем, Укша елгасы аккан әлеге урынга көн саен диярлек барып, карап, контрольдә тотам. Быел шөкер, су басу куркынычы янамый, инде кар да эреп бетте диярлек. Әйе, әлеге чокырны без юл салганда томалаган идек, аннан машиналар чыгар өчен плитә салып калдырдык. Техника ул юлдан бары коры көнне генә йөри ала, пычракта керми. Әлеге әбекәй безнең бик актив ул, кимчелекләрне җиткереп кенә тора. Шул урынга 4 трактор тирес чыгарып түккәнне дә хәбәр итте. Кисәтү ясагач, төяп алып киттеләр. Бу урамга быел вак таш җәячәкбез. Һәм әлеге чокыр урынына су агып китәр өчен 6 м озынлыкта торба урнаш­тырып калдырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X