Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каядыр оттык, кайдадыр оттырдык

Республика социаль-иткътисади рейтингында агымдагы елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән 45 район арасында 21нче урында. Мондый алтын урталык - бер яктан әйбәт күренсә, икенче яктан - нәтиҗә ясата. Район үз рейтингында бары берничә күрсәткеч буенча гына үсеш күрсәткән.

Ә менә хезмәт хакының минималь кулланучылар бюджетына ярашлылыгы 32нче позициядән 36нчы позициядә калган, салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 4нчедән 21гә кадәр «төшкән».
Болар хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Кадыйрова Яшел Үзән район Советының XVIII сессиясендә депутатларга сөйләде. 2016 елның тугыз аенда сәнәгать индексы 101 процент тәшкил иткән. Бу индекска аеруча Горький исемендәге завод һәм пыяла заводы уңай тәэсир ясаган. Серго исемендәге заводта суыткыч техникасын җитештерү темпы артып, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 100 процент тәшкил итә.
- Авыл хуҗалыгында безгә мөгезле эре терлек санын арттыру мөмкин булды, - дип сүзен дәвам итте Светлана Кадыйрова. - Крестьян-фермер хуҗалык­ларында савым сыерларын 15% киметү савым үсеше темпында кире чагылыш тапты. Ул район буенча тулаем алганда 101% тәшкил итә.
Чыгыш ясаучы район үсешенә тулысынча анализ ясап, эре һәм урта предприятиеләренең саны кимү сәбәп­ле эшсезләр саны артуга ачык­лык кертте. Әмма 789 эшсез кеше теркәлсә дә, 883 вакансия ачык килеш кала. Уртача хезмәт хакы - 25 мең 121 сум. Үсеш темпы 4,9 процент тәшкил итә. Хезмәт хакы түләүдә зур бурычлар булмаса да, кайбер предприятиеләрдә ул бар.
Сессиядә шулай ук «Ишегалды стандарты» программасының гамәлгә ашырылуы уңаеннан чыгыш ясаган торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов билгеләвенчә, ишегалларының ремонт уздыруга мохтаҗ булуын искә алып, 10 ел срок белән «Ишегалды стандарты» муниципаль программасы кабул ителгән. Нәтиҗәдә 2016 елда планлаштырганнарның барысы да үтәлгән. 14 мең квадрат метрга асфальт җәюгә 25,2 миллион сум тотылган. Хәзер 2017 елга план төзелеп 79 миллион сумга 22 йорт ишегалды сайлап алынган.
Сессиядә территориаль җәмәгать оешмасы (ТОС) эшчәнлеге турында да сүз барды. Бу юлы «Зеленый Дол» ТОС рәисе Людмила Иванова шатлыгы белән уртаклашты. Быел бу территориядә юллар ремонтланган, урамнар яктыртылган, кибет ачылган. Хәзер даруханә ачарга телиләр. «Безгә цивилизация кайта» ди ул.
- Ишегаллары төзекләнде, балалар мәйданчыклары ясалды, - дип сөйли рәис. - Яшәүчеләр шатланып үз ишегалларын да төзекләндерә башлады. Без быел республика конкурсында катнашып, V урын алдык һәм 160 мең сумга грант оттык. Быел бик матур үзгәрешләр булды, киләсе елда тагын да яхшырак булыр дип уйлыйбыз. ФАП, ял итү паркы, даруханә, яшүсмерләр мәйданчыгы ачарга ниятлибез. Без шәһәр җитәкчелегенә бик рәхмәтле, алар безне ярдәмнән ташламады. Рәхмәт аларга!
Депутатлар да үз чиратларында мондый башлангычны дәвам итәргә кирәклеген билгеләде.
Бу сессиядә советның даими комиссияләре хисаплары да тыңланды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев