Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карашәмле Әминә Шиһапованың авылдашларына сәламе

Без 41 ел балалары Карашәмнең матур урамында Уйнап үтте безнең балачак. Ап-ак кышы, җәе, биек тавы белән Күңелләрдә мәңге калачак. Көннәр ямьсез булган, кышлар салкын Әтиләр сугышта чагында. Без сабыйлар белми үскәнбез бит Газиз әниләрне җылы кочагында. Сугыш беткәч, әтиләр дә кайтты, Кемнекедер ятып калган яу кырында. "Әтигә әйтәм" -...

Без 41 ел балалары

Карашәмнең матур урамында

Уйнап үтте безнең балачак.

Ап-ак кышы, җәе, биек тавы белән

Күңелләрдә мәңге калачак.

Көннәр ямьсез булган, кышлар салкын

Әтиләр сугышта чагында.

Без сабыйлар белми үскәнбез бит

Газиз әниләрне җылы кочагында.

Сугыш беткәч, әтиләр дә кайтты,

Кемнекедер ятып калган яу кырында.

"Әтигә әйтәм" - диеп мактанганбыз,

Белми кайгы барын сезнең күңелегездә.

Сабый чакта никтер аңламадык

Үзебез әти-әниле булгач.

Монысы өчен сездән гафу сорыйм,

Олыгаеп гомерләр узгач.

Яшь бәрәңге юдык, керләр чайкап үстек,

Таудан аккан кизләү улагында.

Чишмә чылтыравы шаулап торды,

Гомер буе минем колагымда.

Мәчет мәктәбендә белем алдык,

Һөнәр алдык китеп читләргә.

Эшкә киттек өйдә еракларга,

Бер дә үкенмәдек киткәнгә.

Тормыш кордык насыйп парлар белән,

Балалар үстердек куанып.

Бер-беребезгә бик якынбыз хәзер

Әйтерсең мин сезгә, ү сез миңа

Якыннардан якын туганым.

Үсеп буйга җиткәч, туган йорттан китеп,

Таралыштык төрле якларга.

Күрешкәләп тордык туган якта

Һәр ел саен килгән язларда.

Җиңү көне белән котлыйм сезне,

Бүгенгә без исән бит әле.

Ходай тагын гомерләрне бирсә,

Киләсе елда да котлауларны көтегез әле.

Тормышыгыз һәрчак балкып торсын,

Тулы булсын сезнең гомерегез.

Сәламәт булыгыз, куанычлар белән

Имин үтсен Сезнең һәр көнегез.

Әминә Шиһапова,

Карашәм - Олы Әтнә. Рәсемдә: Татар Әҗәле, Тау Иле, Норлат авылы укучылары. Сулдан беренче Әминә Гафарова, Гаттарова Сәрия, Кадыйрова Халидә, Х.Рәшит, Сәгъдиева Әлфия, Нәфыйкова Фәридә, Җәләлиев Риза, Вәлиев Альберт. 1958 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев