Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗада почта бүлеге ябыла?

«Биш авылны берләштерүче Карагуҗа авыл җирлегендә почта бүлеге ябыла дип ишеттек. Имеш Ключига йөрергә мәҗбүр булачакбыз. Газета-журналга язылуның соңгы көннәре бара. Безгә нишләргә, кая барырга, торак-коммуналь хезмәтләргә ничек түләрбез? Бөтен кеше дә бит интернет аша гына түли алмый. Өлкән әби-бабайлар нишләр? Зинһар ярдәм итегез».

Редакция телефоны соңгы көннәрдә тынмый. Карагуҗа җирлегенә кергән авыллардан шалтыратуларның барысы да почтаның ябылуына бәйле. Чынлап та, авыл җирен хат ташучылардан башка күз алдына китерүе авыр. Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып карадык. Тик монда почта бүлегенең ябылу мәсьәләсе күбрәк авыл халкының үзенә бәйле.
- Иң зур проблема хат ташучы таба алмыйбыз, өч кеше эштән китте. Хезмәт хакы аз дип, эшләргә теләк белдерүче юк, - дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров.

- Инде ярты ел Яшел Үзәннән районара почта элемтәсе челтәре хезмәткәре шушы авылга барып йөри. Тик ул болай озак йөри алмаячак. Карагуҗа халкына бары тик хат ташучыларны табарга кирәк, ә шәһәрдән машина атнасына берничә тапкыр килеп, газета-журналларны, исәп-хисап кагәзьләрен алып киләчәк, - диде районара почта элемтәсе челтәре җитәкчесе Галина Сиверс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев