Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карагуҗа мәктәбе укучылары артистлардан ким түгел

Карагуҗа мәктәбендә әледән-әле төрле чаралар, әдәби кичәләр үткәрелеп тора. VII сыйныф укучылары Фәнис Яруллиннның "Ак яфрак" әкият - пьесасын сәхнәләштерде һәм бик матур чыгыш ясады.

- Мондый чаралар авыл мәктәбендә бик тә кирәк. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай да "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип язган бит. Белем дә алсын, эш-хезмәт белән дә тәрбияләнсен, рухи яктан да баесын балалар. Укучылар үзләренә булган игътибарны күреп, үзләрен яратуларын, хөрмәт итүләрен белеп, тоеп торырга тиеш.

Сәләтле укучылар үзләренең осталыкларын күрсәтсеннәр, сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәләрен үстерсеннәр.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Галиәсгар Камалның "Бүләк өчен", "Беренче театр" комедияләре дә күңелле һәм уңышлы булган иде", - диде сыйныф җитәкчеләре Роза Шакирова.
Роза Рәкыйп кызына һәм яшь артистларга иҗади уңышлар теләп, бу эш дәвамлы булыр, дигән ышанычта калабаз.

Әлфия Минһаҗева.
Хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев