Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерлеләребезгә багышлап

Ноябрь аеның иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе-Әниләр көне. Бу көнне кояш та җылырак яктырта,күңелләр дә шат.

«Әни» диеп язы куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый,

«Әни» сүзен таптарга.

Әйе, дөньябызда алтыннан да кыйммәтрәк, биек таулардан да биегрәк, чиксез галәмгә тиң бары тик кадерле әниләребез."Әни"сүзен әйтүгә күңелләр җылынып, йомшарып,дөньялар тагын да ямьлерәк кебек тоела. Әни табын янында иң ягымлы кешеләрнең берсе. Аның белән бергә тоз сибеп ашаган кара икмәк тә тәмле, эчкән су да татлы.
Кадерле әниләребез! Сезгә сәләмәтлек, гаилә тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, алар турында гел яхшы сүзләр генә ишетергә язсын. Бәхетле, исән-сау булыгыз!
Буген, ягъни 27 ноябрь көнне Олы Яке мәктәбендә әниләргә багышланган кичә булды. Анда 4-11 сыйныф укучылары әниләргә булган күңел хисләрен, назлы сүзләрен,чиксез рәхмәтләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Актлар залы моңлы җырлардан,дәртле биюләрдән гөрләп торды. Бигрәк тә, 7 нче сыйныф башкаруында "Мама" дигән җыр залда утыручы һәр әнинең күңелендә җылы хисләр уяткандыр. Бәйрәм шигырь,җыр, биюләр белән үрелеп барды. Әниләргә багышлап,мәктәбебезнең корреспонденты Гыймадиева Ландыш, укучылар оешмасы президенты Абдрахманова Алия һәм монтаж остасы Вафин Раиль видео-котлау әзерләгәннәр иде. Соңыннан мәктәбебез активистлары К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен сәхнәләштерделәр. Режиссерыбыз Яруллина Алинә Айдаровна булачак артистларыбызга зур рәхмәт җиткерде.
Бу кичә эниләребезнең һәм безнең күңелдә якты хисләр булып мәңгегә сакланып калыр.

Гыймадиева Ландыш,

Олы Яке мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев