Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исерек йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте кичә төнге сәгать 1 тулып киткәч була. Казанда 43 яшьлек ир-ат ике җәяүлене бәрдергән. "Грейт Вол" автомобиленең Зур Кызыл урам ягыннан Батурин урамы буенча Ленин дамбасына таба баруы ачыкланган. Ул идарәне югалта һәм җәяүлеләр юлына чыгып,егет белән кызны бәрдерә. Җәяүлеләрнең икесенә дә 21 яшь. Шуннан соң автомобиль тимер...

Юл-транспорт һәлакәте кичә төнге сәгать 1 тулып киткәч була. Казанда 43 яшьлек ир-ат ике җәяүлене бәрдергән.

"Грейт Вол" автомобиленең Зур Кызыл урам ягыннан Батурин урамы буенча Ленин дамбасына таба баруы ачыкланган. Ул идарәне югалта һәм җәяүлеләр юлына чыгып,егет белән кызны бәрдерә. Җәяүлеләрнең икесенә дә 21 яшь. Шуннан соң автомобиль тимер коймага килеп бәрелә.

Йөртүченең исерек булуы ачыкланган.Зыян күргән 21 яшьлек егет кичә алган тән җәрәхәтләреннән 7 нче шәһәр хастаханәсендә вафат булган. Бу хакта хастаханәдән "Татар-информ"га хәбәр иткәннәр.

21 яшьлек кызның хәле чиктән тыш авыр бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев