Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртәгә тырышып эшлик тә рәхәтләнеп ял итик!

29 апрель яшел үзәнлеләр өчен күңелле чараларга бай көн булачак. Беренчедән, бу көн бөтен республикада Урман утырту көне.

Яшел Үзәнебез тагын да яшелрәк, тагын да матуррак булсын дисәк, үзебезгә беркетелгән территориягә чыгып, юкә, миләш, каштан, алмагач, чия кебек күзне иркәләп торучы агач һәм куакларны утыртыйк. Утырту гына түгел, аларны тәрбияләп торуга да зур игътибар бирик.
Инде хәбәр иткәнебезчә, бу көнне Сабан туе уздырыла торган урында «Яшел Үзән. Мәйдан. Шашлык» дип аталган бәйрәм узачак. Шәһәрнең яңа проекты иртәнге 10да башлана. Монда бакчачылар ярминкәсе эшли, шашлык кыздырырга була. 11 сәгатьтә спорт уеннарына старт бирелә. Аннары һава еланнары очыру конкурс-фестивале башлана. Төштән соң 15 сәгатькә кадәр - мәдәни программа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев