Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңәргә дип киләбез, әзерләнергә дип китәбез

Яшел Үзәннең иң зирәкләре һәм иң тапкырлары Горький исемендәге мәдәни үзәккә җыелып, КВНның Яшел Үзән ачык финалында катнашты. Фестивальнең оештырылышы минем үземә ошады. Залга килеп кердем, мине елмаеп каршы алдылар, кунаклар урынына кадәр озатып та куйдылар. Зал шыгрым тулы: мәктәп укучылары, аларның әти- әниләре, дуслар, җанатарлар - кыскасы, конкурс алдыннан...

Яшел Үзәннең иң зирәкләре һәм иң тапкырлары Горький исемендәге мәдәни үзәккә җыелып, КВНның Яшел Үзән ачык финалында катнашты.
Фестивальнең оештырылышы минем үземә ошады. Залга килеп кердем, мине елмаеп каршы алдылар, кунаклар урынына кадәр озатып та куйдылар. Зал шыгрым тулы: мәктәп укучылары, аларның әти- әниләре, дуслар, җанатарлар - кыскасы, конкурс алдыннан гына була торган күңелле ыгы-зыгы. Пәрдә артында дулкынланган катнашучылар күренеп ала - барысы да сәхнәгә чыгышын түземсезлек белән көтә. Формалары да күзне иркәли - ачык төсләр, муеннарына күбәләкләр «кунган» - барысы да КВН форматына туры килеп торуын күр әле! Тамашачыларның дә кәефе шәп: йөзләрендә - елмаю, кулларында - фотоаппаратлар. Ирексездән берәүләрнең сөйләшкәнен тыңлап торырга туры килде: «Кызлар, 3-4 диюгә, «Афә-рин!» дип кычкырабыз!» Менә монысын аңлыйм инде - команда рухы, алардан үрнәк алырга була.
Һәр командага тукталып тормыйм. Залда утыручыларның барысы да үзләренә яшәү көчен һәм юморны тулы порциядә алды. Ә инде бу юлы килә алмаучыларга киләсе көлке бәйрәмнәренә, һичшиксез, килергә чакырып калам. Чөнки язмача биредәге күтәренке рухны берничек тә язып җиткереп булмый, үзеңә күрергә кирәк.
3нче гимназиянең «Знакомые лица» командасы үзенең ышанычлы тотуы белән алдыра. 1нче лицейның «Улица Юности» командасының фишкасы - ЖКХ проблемалары булса, 9 лицейның «Винегрет» командасы КВНның стандарт схемасы - алып баручы Роман Раковтан дусларча көлүдән башлады. Чыгышларының буеннан буена алып баручыны шаяртып, залны көлдереп «үтерә» яздылар.
Васильевоның «Downtown» командасы фонограммасы белән конфус килеп чыккач, Роман Раков залны 10 минутлар чамасы «тотып торырга» тиеш булды. «Мине беркемнең дә шулай шаяртканы юк иде әле!» - диде алып баручы пәрдә артында.
Шәһәр предприятиеләре һәм югары уку йортлары командалары арасындагы ярыш биатлоннан башланды һәм бу ярышта «С приветом» җыелма командасына бәхет елмайды.
Үземә шәхсән барлык командалар арасында Горький исемендәге заводның «МоЗГ» командасы истә калды. Тамашачы аларның көлдергечләреннән егыла-егыла көлде дияргә була. КФУның Яшел Үзән филиалының «Фәлән-Төгән» командасы ирония белән калган клоуннар турында: «Цирк китте, ә клоуннары калды», - дип шаяртты. Күренеп тора шәһәребездә университетның филиалы ябылуын яшьләр авыр кичерә.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең яшьләр хәрәкәте лидеры Евгения Наумова үзенең тәэсирләре белән уртак­лашып: «Сездә яшьләр нинди талантлы, креатив. Әйтеп-аңлатып булмый! Залда утыручыларның барысына да аларның чыгышы ошагандыр дип уйлыйм. Алкышларыгыз шул турыда сөйли. Һәр командада егетләрнең күплеге миңа аеруча ошады. Мондый кадрлар белән зур КВН турында да уйларга була!» - диде.
Ярымфинал нәтиҗәләре:
I ярымфинал:
I урын - «Винегрет» (9нчы лицей)
II урын - «Знакомые лица» ( 3нче гимназия)
III урын - «Улица Юности» ( 1нче лицей)
IV урын - «Downtown» (Васильевоның 3нче мәктәбе)
II ярымфинал
I урын - «С приветом» ( дуслар җыелма командасы)
II урын - «МоЗГ» ( Горький исемендәге завод командасы)
III урын - «Фәлән-Төгән» bous» ( КФУ филиалы)
IV урын - «Не надо стесняться» (механика көллияте)
Финалга ике беренче урыннарны алган командалар чыкты. Жюри КФУ филиалы командасын да финалга кертте.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев