Без барыбыз да салым түлибез, балалар бакчасына гариза бирәбез. Һәм күп кенә шундый хезмәтләрне башкарганда каршылыклар белән очрашабыз: эштән сорап китәргә кирәк. Әле барган җиреңдә дә сине колач җәеп көтеп тормыйлар, чират. Нәтиҗәдә вакыт кына әрәм булмый, ә кәеф тә кырыла. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тиз һәм сыйфатлы итеп электрон рәвештә башкарып чыгарга була. Моның өчен бары тик
gosuslugi.ru РФ дәүләт хезмәтләре порталында бердәм шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Һәм аның аша бер логин һәм пароль ярдәмендә күпсанлы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен үтәргә була. Бу шулай ук, әллә ничә сайтка керми генә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.
Бердәм шәхси кабинетны булдырганнан соң, сез түбәндәге электрон хезмәтләрдән файдалана аласыз:
- ТР дәүләт хезмәте порталы;
- Пенсия фонды, суд приставлары хезмәте, федераль салым хезмәте сайтлары;
- «Правосудие», «На Дальний Восток.рф» порталлары;
Дәүләт хезмәте порталы аша сез үз вакытыгызны янга гына калдырып калмыйча, төрле пошлиналар түләгәндә 30 процентка кадәр ташламага ия була аласыз. Машина йөртү таныклыгын алыштыру 2000 түгел, ә 1400 сумга төшә, ә яңа төрдәге чит ил паспортын ясату өчен дәүләт пошлинасын 2450 сум түлисе (3500 урынына).
Салым түләү турындагы белдерү почта тартмасына вакытында килмәскә, яисә кеше яшәү урынын алыштырырга мөмкин. һәм бу очракта салым инспекциясенә шәхсән үзеңә барырга кирәк. Шәхси кабинетыңны булдырган очракта, салым суммасының күләмен белә һәм өйдән чыкмый гына түли аласыз. Салым хезмәтенең сайты шулай ук декларация тутырырга, милек буенча исәп-хисап ясау өчен гариза бирергә, салым хезмәте белгеченә сезгә кирәк булган көнгә язылып куярга мөмкинлек бирә.
Бердәм шәхси кабинетның логин һәм пароле белән һәрчак теркәү узарга кирәкми. Бер бердәм шәхси кабинет белән pfrf.ru пенсия фонды, fssprus.ru суд приставлары, ej.sudrf.ru «Правосудие» порталларына кереп, барлык кирәкле гамәлләрне башкара аласыз.
ТР дәүләт һәм муниципаль порталы ярдәмендә табибка, ЗАГСка, социаль яклау бүлегенә, мәшгульлек үзәгенә, күп функцияле үзәккә приемга язылырга да мөмкин. Ә инде бердәм шәхси кабинетка теркәлү өчен паспорт һәм СНИЛС кына кирәк. Заманадан артта калмыйк, аның бар мөмкинлекләреннән файдаланып калыйк.
Алия Гаязова
Нет комментариев