Инспекторлар кулыннан чәчәк алу – көтелмәгән хәл!
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган рейд уздырды. Инспекторлар машина йөртүче гүзәл хатын-кызларны юлда барганда туктатып, аларга бәйрәм уңаеннан чәчәкләр бирде.
Кызларның күбесе аларны ни өчен туктатуларын аңламыйча документларын чыгарып күрсәтте. Әмма инспекторлар документ тикшерү урынына аларны котлады. Хатын-кызларның хокук саклау органы хезмәткәрләре ягыннан мондый көтелмәгән игътибарына реакцияләре төрле булды. Кемдер шатланды, кемдер аптырап калды, кемдер рәхмәт укыды.
"ЮХИДИ хезмәткәрләре ягыннан мондый игътибарга сез ничек карыйсыз?" - дигән сорауга "Шевроле Авео" автомобилен йөртүче Наталья Костромова болай дип җавап бирде: "Миңа бик ошады, башта гаҗәпләндем, әмма чәчәк биргәч бик шатландым".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев