Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаятьләр кими, ачылышлары арта

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Айрат Ханбиков ел ахырында халыктан газета аша полиция эшчәнлегенә һәм райондагы җинаятьчелек торышына кагылышлы сораулар кабул итте.

- Яшел Үзән республиканың башка районнарыннан катлаулы участок булуы белән аерылып тора. Раифа монастыре, Зөя утрау- каласы, «Маяк» спорт комплексы булу, территорияне Идел елгасы аерып тору, Карамалы Тау һәм Васильево кебек зур бистәләр, зур сәүдә базары - Тура кебекләр, полиция хезмәткәрләренә икеләтә җаваплылык өсти, - дип сүзен башлады Айрат Ханбиков. - Бер ел эчендә генә дә күләмле 200дән артык чара уздырылып, без анда җәмәгать тәртибе сагында тордык. Аллаһка шөкер, гадәттән тыш хәлләр булдырылмады. 12 айда 2072 җинаять (2015 елда - 2245) теркәлеп, шуларның 62,4 проценты ачылды (ТР буенча - 57,1 процент). Районда җинаятьчелек торышы тот­рыклы булуы белән аерылып торды. Мошенниклык очракларының артуы закон үзгәрүгә бәйле булды. Элек ул җинаятьче яшәгән урынга карап тикшерелә иде. Урлаулар 2015 елда 32 процент дәрәҗәсендә ачылса, 2016 елда ул 50 процент тәшкил итте. Талауларның берсе генә дә ачылмыйча калмады. Автомобиль урлаулар проблемасы буенча эшлибез. 2016 елда бик кыйммәтле машиналар урланды. Моның белән «профессиональ» җинаятьчеләр кәсеп итә. 2016 елда 32 велосипед урланды. Быел без бу юнәлештә эш ысулын үзгәртергә ниятлибез. Велосипедлар исәпкә куелып, аларга номерлар сугылачак.
2016 елның 12 аенда 12 меңгә якын административ хокук бозу очрагы теркәлде. Шул исәптән спиртлы эчемлек кулланып тәртип бозган өчен 5 меңгә якын кеше җәлеп ителде.
Автомобильләрне гастролерлар «чишендерә»
- Айрат Равилович, автомобильләрдән, кибетләрдән урлауларга каршы ничек көрәшәсез?
- Әйе, автомобильләрдән урлаулар да теркәлеп тора. Шундый күләмле 13 урлау булды. Нигездә элеге җинаятьләрне читтән килгән гастролерлар кыла. Шул сәбәп­ле аларны тоту җиңел түгел. Күбрәк сәүдә үзәкләре янында калдырылган автомобильләрне «чишендерәләр». Хуҗалары сигнализациягә ышанып машина эчендә әйберләрен һәм иң аптырашта калдырганы - акчаларын калдыра. Ә кибетләрдән урлау­ларны киметү максатыннан аларга сак формасын үзгәртүне тәкъдим итәргә туры килде. Урлаулар күбәюне каракларга административ эш кенә кузгатылу (2500 сумга кадәр), сәүдә нокталарының саклану чараларына экономия ясавы белән аңлатырга була.
- Спиртлы эчемлек куллана торган кафе-барлар яшәүчеләргә кыенлыклар тудыра. Аларга контроль көчәйтелдеме?
- Районда андый 57 оешма исәпләнә, шуларның 42се шәһәрдә урнашкан. Безнең бурыч - аларда законда каралганча һәм шул ук вакытта шәһәр таләпләренә ярак­лаштырылган тәртип урнаштыру. Мәсәлән, аларда бәдрәфләр, контроль системасы, видеокүзәтү булу мәҗбүри.
- Подвалларда тәмәке тартырга ярыймы?
- Ярый, әгәр дә анда яшәүчеләрнең шәхси әйберләре сак­ланмаса һәм ул техник подвал булса. Шуны искәртергә кирәк: яшәүчеләрнең шәхси мөлкәте сак­ланган подваллар бикле торырга тиеш. Бер елда 716 кешегә тиешсез урында тәмәке тарткан өчен 370 мең суммасында штраф салынды. Шуның 230 мең сумы капланды.
Телефон һәм интернет - мошенниклар коралы
- Мобиль мошенникларны тоту мөмкинме?
- Мошенниклардан зыян күрүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Югары технологияләр буенча эшләүче белгечләр таләп ителә. Шулай да, без быел үз исәбебезгә әйбәт компьютер сатып алып, белгеч әзерлибез. Самарада яшәп, яшел үзәнлеләрне алдап, акчаларын үзләштергән җинаятьчене тоткарладык. 21 факт исбатланды. 25е буенча тикшерү тәмамланып килә. Бу юнәлештә эш итүче җинаять­челәрне тоту җиңел түгел. Халык та игътибарлы булсын иде. Телефоннан шалтыраткан таныш булмаган кешенең исем-фамилиясен сорарга онытмагыз. Бер сорау биреп тә мошенникны фаш итәргә була. 2016 елда мобиль элемтә һәм интернет челтәре аша 133 мошенниклык кылынды.
Бер елда 6 меңнән артык транспорт чарасы теркәлгән
- Юл-транспорт хәрәкәте юнәлешендә хәлләр ничек тора? Тротуарга куелган автомобильне алдырту буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хәлләр катлаулы тора. Районда хәзерге вакытта 38 653 берәмлек авто һәм мототранспорт исәптә тора. 2016 елда 6474 транспорт чарасы теркәлү узды. ДТПлар саны кимесә дә, һәлак булучылар - 2 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр 161дән 176га артты. ДТПлар нигездә җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен бозудан чыга. Шундый 9 факт теркәлде. ДПС экипажлары һәм видеофиксация приборлары ярдәмендә 194 мең административ хокук бозу ачыкланды. 400дән артык машина йөртүче исерек килеш тотылды.
Район зур, әмма хезмәткәрләр аз. Бу шулай ук аерым кыенлыклар тудыра, юлда йөрүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә. Тротуарга куелган автомобиль мәсьәләсендә эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте - «02»гә шалтыратырга кирәк.
- ГАИ штрафын вакытында түләмәгән өчен кайберәүләрне 48әр сәгатькә тоткарлыйлар. Штраф 500 сум гына булса да, «утыртып» куялар. Бу дөресме?
- Тоткарлау өчен штраф суммасының күпме булуы роль уйнамый. Иң мөһиме - аның вакытында түләнүе. Шуңа күрә штраф суммасы аз булса да, аны үз вакытында түләргә кирәк.
Участковый вакансияләре бар
- Участок уполномоченныйлары эше буенча сораулар була. Халыкның күбесе үз участковыен белми.
- Чынлап та, участковыйларның эше күп. Документлар белән дә аларга күп эшләргә туры килә. Һәр яшәүче белән очрашырга аларның физик яктан вакыты да җитми. Дөрес, без хәзер аларның кайбер документ эшләрен киметү мөмкинлеген таптык. Участковыйлар буенча ачык вакансияләр бар. Эшкә урнашырга теләүчеләргә зур хезмәт хакыннан тыш фатир да бирелергә мөмкин.
Айрат Ханбиков аңлатуынча, җәмәгать урыннарында һәм урамнарда җинаятьчелек торышын тотрыкландыру максатыннан чыгып, даими рәвештә оператив-профилактика чаралары уздырылып тора, өстәмә патрульләр куела, ДНД әгъзалары җәлеп ителә. Алар ярдәмендә генә дә меңгә якын хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
Яшел Үзән полицейскийларының эшен муниципаль район башлыгы Александр Тыгин да билгеләде. Эшчәнлекләрендә югары күрсәткечләре өчен патруль-пост хезмәтенең аерым ротасыннан 10 хезмәткәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев