Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иминлек прогнозы» социаль кампаниясендә катнаш

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм автостраховщиклар берлеге (РСА) киң масштаблы «Иминлек прогнозы» дип аталган социаль кампания уздыра.

Максаты - табигать шартларына бәйле аварияләрне киметү.
Кампания 2015 елның 1 февраленнән 24 апрельгә кадәр бара.
Мәгълүмат материаллары һәм «Мак­ромир» ТВ ролигы проект сайтына куелган: http://bezdtp.ru/campaigns/prognоz-bezopasnosti/. «Невидимая угроза» фильмын Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтыннан укырга була: www.gibdd.ru.
Светик һәм Непогодка маҗаралары төшерелгән рәсемнәрне компьютерда онлайн режимында буярга кирәк. Персонажлар буялганнан соң, ата-аналар баланың фотосын рәсемдә куелган махсус рамкага куя.
Әлеге фото белән макетны һәм Светик белән Непогодканы тавыш бирү өчен сайт галереясенә куярга кирәк.
Иң күп «лайк»лар җыйган фото белән буялган рәсем конкурсның җиңүчесе булып, бүләккә заманча планшет биреләчәк.
Конкурс 2015 елның 10 февраленнән 30 апрельгә кадәр уздырыла.
Катнашу өчен эшләр 26 апрельгә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә җиңүчеләр 27 апрельдән дә соңга калмыйча игълан ителә.
Юлия Леонтьева,
Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев