Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминлек дигәндә вак мәсьәләләр юк!

Һәммәбез дә иртән чыгып киткәндә бусагасын “Аллаһка тапшырдык” дип атлый. Чөнки һәркемнең кич, шулай ук, исән-имин килеш өенә кайтып керәсе килә. Көн дәвамында эштә төрле хәлләр булырга мөмкин. Андагы иминлегебез оешмада хезмәтне саклауның (охрана труда) ничек куелуыннан тора.

Бүген Яшел Үзән муниципаль район башлыгы каршында узган Хезмәтне саклау буенча координацион советның киңәйтелгән утырышында әлеге эшкә 2017  ел өчен йомгак ясалды һәм 2018 елга планнар турында сөйләнде. Шәһәр предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча чараларны финанслау, бездә һәм республика оешмаларындагы травматизм, “Серго исемендәге завод”та бу юнәлештәге эшчәнлекнең оештырылуы турында докладлар тыңланды. Чыгышлар ахырында иң лаеклы хезмәткәрләр бүләкләнде. 

Бу турыда тулырак язманы газетабызның чыгачак саннарының берсендә күрерсез.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск охрана труда координационный совет совет с участием главы района