Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Имгәнүне генә түгел, җанны да дәвалый

Таныш булыгыз: авар милләтеннән булган табиб-травматолог-ортопед.

Республикада зур вакыйга көтелә: 22 апрельдә Татарстан халыкларының III съезды үткәреләчәк. Аның беренчесе - 1992 елда, ә икенчесе - 2007 елның 3 ноябрендә узган була. Хәзерге вакытта съездга тулы әзерлек бара, шәһәр һәм районнарда делегатлар сайлана.
Яшел Үзән - күпмилләтле шәһәр. Бездә руслар, татарлар, чуаш, мари, украин, чегән, үзбәк, башкорт, мордва, удмурт, кыскасы, егермегә якын милләт вәкиле яши. Хәтта французлар да бар арабызда. Һәр халыкның үз традициясе, йоласы һәм алар борынгыдан килгән мәдәниятләрен саклап, башкаларга да үрнәк итеп күрсәтә. Мәсәлән, үзбәк диаспорасы ел да Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгели. Бу традиция барлык төр милләтләрне җыеп, күңелле итеп, җырлап-биеп, тәмле пылау белән сыйланып уза.
Безнең шәһәрдә авар милләте вәкиле гомер итүен белә идегезме әле? Ерак Дагыстан республикасыннан Яшел Үзәнгә ничек килеп эләккән икән?! Язмыш кайларда гына йөртми бит адәм баласын. Татарстанда узачак зур вакыйга алдыннан без табиб-травматолог-ортопед Мурад Зәйирханов белән очрашып, якыннан таныштык.
Аварлар - Дагыстан халык­лары арасында иң күп санлысы. Дагыстанның таулы җирләренең зур өлешен биләп торалар, шулай ук тигез районнарда да яшиләр.
Махачкала медицина дәүләт университетын тәмамлаган егет ординатурада белемен дәвам итү өчен Санкт-Петербург шәһәренә юл тотарга әзерләнә. Бу вакытта Казанда ординатурада укучы туганы аны үзе янына чакыра. 2006 елда Мурад беренче тапкыр Казанга аяк баса, шәһәрне шундук яратып, биредә кала. Ике ел узгач, эшкә урнашу мәсьәләсе килеп баса.
- Яшел Үзәндә танышым эшли иде. Ул Чабаксар шәһәренә күченгәч, мине бирегә чакырды. Килдем, дәваханә белән таныштым. Зур булмаган, әмма яшеллеккә күмелгән Яшел Үзәнне яраттым. Бер-ике ел эшләп карыйм әле диеп хезмәт юлымны башлаган идем, 2008 елдан бирле мин монда, - дип сөйли табиб.
Берничә тапкыр башкала дәваханәләренә китеп урнашу мөмкинлеге булса да, ул безнең шәһәрне сайлый. Татарстанда медицина өлкәсендә хезмәт итүче якташлары да бихисап. Аралашып, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр. Елына ике тапкыр туган ягына кайтып килергә тырышалар. Әтисе 76 яшендә булса да, табиб-хирург булып эшләвен дәвам итә икән.
- Аварлар нинди традицияләр белән гомер итә?
- Дагыстанда төрле милләт халкы яши, һәм аларның да үз традициясе бар. Без дә шулай ук Ураза, Корбан бәйрәмен билгелибез. Мәчеткә йөрибез. Тик аварлар Ураза бәйрәмен мондагыга караганда колачлырак итеп уздыра. Ә сездә киресенчә. Аннан бездә туйлар үзенчәлекле уза, туйга уртача 400ләп кеше килә. Читтә яшәүчеләрне генә чакыралар, калганнарга аерым чакыру кирәкми. Минем туйга, мәсәлән, әти үз коллегаларын да дәшкән иде.
- Гаиләгез белән таныштырсагыз иде, хатыныгыз милли ризыклар белән еш сыйлыймы үзегезне?
- Хатыным Рәйсә шулай ук авар милләтеннән, 9нчы лицейда инглиз телен укыта. Әлегә декрет ялында, ике яшьлек улым Мөхәммәт һәм 4 айлык Хадиҗәтне тәрбияли. Әлбәттә, бәйрәм көннәрендә генә түгел, милли ризыкларыбызны даими пешерәбез. Хинкал - ул итле шулпада пешкән зур камыр кисәге. Табынга шулпа һәм ит белән бирелә. Аның янына сарымсак белән каймак, йә булмаса томат соусы куела. Чуду дигән ризык сезнең кыстыбыйга охшаган, тик ябык. Юка камырны майсыз табада кыздырып, майлыйсың. Эчлеккә ит, үлән, бәрәңге салырга була. Еш кына Европа ризыкларын да пешерәбез, - дип тәмләп сөйли Мурад.
- Эш графигыгыз тыгыз булу сәбәп­ле, ял итәргә, спортка вакытыгыз каламы?
- Медицина хезмәткәрләренең футбол командасы бар. Һәр пәнҗешәмбе туп тибәбез. Анысы да ярап куя инде. Ә гаилә белән әлегә, балалар кечкенә булгач, әллә кая барып булмый.
- Сезнең кулга килеп эләккән авыруларга нинди киңәшләрегез бар?
- Күпләр ничек алай булды инде, дип уфтана. Мин аларга бер генә сүз әйтәм: берәү дә имгәнәсен алдан планлаштырып куймый. Һава торышына да күп нәрсә бәйле. Бер ай элек палаталар буш иде, бүген бишенче койка өстәдек. Көненә 16шар авыру килергә дә мөмкин.
Сүз уңаеннан, без Мурад Зәйирхановта дәваланучы авырулар белән дә аралаштык. Алар бер авыздан табибка игътибарлы, кешелекле, дип бәя бирде. Мулла Иленнән килгән Кадрилә Рәхмәтуллина (рәсемдә) үз авыруы буенча елына ике тапкыр дәвалана. Табиб турында бары уңай фикердә.
- Авыруларның иң әүвәл җанын дәваларга кирәк. Өлкән кешенең аеруча, хәлен белешкәч тә күңеле була, - ди табиб-травматолог-ортопед.
Ерак Дагыстан республикасында туып үскән Мурад Зәйирханов бүген инде яшел үзәнлеләр өчен үз кеше. Аралашучан, гади, ярдәмчел... Табиб өчен иң кирәкле сыйфатларны үзендә булдырган ак халатлы һөнәр иясенең башкача булуы мөмкин дә түгел. Шуңа да бәлагә тарыган шәһәр һәм район халкы нәкъ менә аның кулына эләгергә тырыша. Ә авыруларның хөрмәтен казану җиңелләрдән түгел.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев