Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя, Иркә, Гүзәлия, Дилә, Алсу, Гөлназларны бизәнмәгән килеш танырлыкмы [фотолар]

Без эстраданың иң кыю кызлары-йолдызларын тупладык. Сәхнәдә без аларны һәрвакыт матур образларда, купшы күлмәкләрдә күреп өйрәнгән, ә көнкүрештә алар нинди соң, безнең танылган кызларыбыз?

Дилә Нигъмәтуллина иренендә һәм кашында татуаж барлыгын яшермәде. Бу, күрәсең, вакыт экономиясе өчен эшләнгән: озак вакыт бизәнеп утырасы түгел.

Иркә бары тик сәхнәгә генә бизәнеп чыга. «Əни, бизәнмәсәң, син күпкә яшьрәк күренәсең», - дип әйтә икән өлкән кызы. Иркә маңгаендагы сырларга укол ясатырга ярты ел саен косметологка йөри. Соңгы вакытта битенә массаж ясата башлаган, ул да җыерчыклардан шәп ярдәм итә, ди ул.

Алсу Фазлыевага профессиональ макияж белән бик авыр икән. «Битем «сулый» алмый, кайту белән юынам», - ди җырчы.

Гел җырчылар янында йөрүче Гөлназ Сәфәрова: «Еш эшләгәч - еш бизәнәм. 12 ел дәвамында мине бизәндерүче визажистым бар, бу эшне аңа ышанып тапшырам. Гади тормышта бары тик керфек белән иренне генә буярга тырышам», - ди

Əлбәттә, үзенең макияжсыз чын йөзен күрсәтергә теләмәүчеләр дә булды. Без гел чибәр итеп күрергә ияләшкән бер җырчы ханым: «Мине танымаслар дип куркам», - диде.

Ə биредәге фотолардагы җырчыларны таныйсызмы? Косметикасыз да чибәрләрме?!

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев