Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя: «Хәзер Илфак белән эшләмибез. Миңа хәзер ул иҗат иткән җырларны башкарырга ярамый»

- Илсөя, тамашачы сине берара югалтып торды кебек. Концертларың күренмәде, яңа клип­лар чыгармадың.

- Тормыш мәшәкатьләре белән сольный концертлар 2 ел булмый торды. Торгынлык чоры дип әйтә алмыйм, чөнки җыелма чараларда катнашырга тырыштым. Ышанасызмы, мин 3,5 ай эчендә 20 яңа җыр яздырдым. Хәзер исә гастрольләр белән авыл-районнар буенча йөрибез.
- Яңа җырларыңа килгәндә, аларның исемнәре күңелсез яңгырый: «Дәшмәгез», «Үкенмимен». Илсөя күңел төшенкелегенә бирелгән икән дип уйлаучылар пәйда булыр дип уйламыйсыңмы?
- Юк. Чөнки яңа иҗат иткән җырлар арасында шаяннары, традицион такмаклар, моңлы, рок юнәлешендә язылган җырлар да җитәрлек. Гомумән, бер-ике җырны гына тыңлап, анализ ясау дөрес түгелдер дип уйлыйм, җырчыны барлык яктан ачарга теләсәң, концертларга килергә киңәш итәр идем. Заказ белән яздырган җырлар күп. Мин гадәттә Сарман районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә апа Хәйруллина белән эшлим, «Дәшмәгез» җырын да ул иҗат итте. Әле аннан «Бишек җыры»н сорап яздырдым, көен үзем иҗат иттем.
- Димәк, Илсөя Бәдретдинова - хәзер композитор да?
- Юк, әлбәттә. Үземне алай дип атый алмыйм. Бу - минем беренче тәҗрибәм. Баламны күз уңаенда тотып, аналык хисләрен салып язылган көй. Бәлки алга таба да язармын...
- Көйләр иҗат итә башлагансың, стилең дә үзгәргән. Бу ике ел эчендә тагын нинди үзгәрешләр булды. Үзеңне кайсы яклардан ачтың?
- Холкымда күп үзгәрешләр сизәм, күп әйберләрне аңладым, кешене кешедән аера башладым, артык ышанучан булырга ярамый икәнлегенә төшендем. Элек баламның үскәнен күрмичә гастрольләрдә йөрдем. Әни булуымны онытыбрак җибәргәнмен. Бүген бер генә сорау җавапсыз кала: «Ник кирәк иде бу миңа?»
- Гастрольләр булмаса, концертлар куелмаса, популярлык та булмас иде бит...
- Әлбәттә... Ләкин яшь барган саен, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Гел юлда йөреп тә ардыра. Тамашачыга синең чирлеме, кәефең юкмы икәне кызык түгел, алар өчен син дөнья йөзендәге иң бәхетле хатын булырга тиеш. Җырлау ул - минем өчен хобби түгел, яшәү рәвеше, мәгъ­нәсе. Беренче чиратта сәхнә - эш урыны, чөнки минем улымны аякка бастырасым бар. Дөрес аңларга кирәк, әгәр дә бер үлчәүгә танылу, популярлык төшенчәләрен куеп, икенчесенә баламны салып үлчибез икән, билгеле, мин улымны сайлаячакмын.
- Элек башкарган җырларың хәзер ишетелми. Сәбәбе нидә?
- Хәзер Илфак белән эшләмибез. Ул иҗат иткән җырларны башкарасы килмәгәнлектән түгел... Хәзер аларны миңа җырларга ярамый.
- «Дәшмәгез» клибы турында да сөйләшик әле. Халык арасында аны бик кыйммәтле клип дип сөйлиләр.
- Клипны үзем башкарып чыктым. Сценариен дә үзем яздым, ташландык завод хуҗасы белән дә сөйләштем, бөркетне дә үзем таптым. Нибары бер камерага төшерелгән клип ул, анда төшкән музыкантлар да - үз төркемемнән. Шул.
«ВТ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев