Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илшат Яруллин: ”Мондый табаны рекламалардан гына күреп белә идек әле!"

Газетага язылучылар арасында приз уйнату уенында коймак  пешерү табасы откан Тәнзилә Яруллина (Айдар авылы) призын редакциядән  улы Илшат  кереп алды. 

“И рәхәтләнәсез инде, Илшат, коймак ашап!” дигән сүзебезгә “Әни болай да камыр ашларын  бик еш һәм бик тәмле әзерли. Аның коймакларын ашап туеп булмый!” дип, авызыбызны ябып куйды.  Шулай да мондый  табаны бары тик телевизордан рекламалардан гына күрүен дә яшермәде.  Һәм  приз өчен бик зур рәхмәтләрен белдерде. “Әни  озак еллар пешекче булып эшләде. Хәзер мәктәптә  хезмәт дәресләре укыта! Мондый заманча таба бөтен җирдә ярап куячак!”  -  дип тә өстәде ул  елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: