Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илнурым – күз нурым!

Элек биш яки җиде бала табып бер кемне дә шаккатырып булмаган. Чөнки андый «бер олау байлык» һәр гаиләдә диярлек пыр килеп үскән. Ә бүген табып кара син андый батыр хатыннарны!

Икенче, өченчесен табу да «Ана капиталы» түли башлагач кына модага керде. Хәзер күп балалыларга, киресенчә, сәерсенеп карыйлар. Ничек инде ул башыңда акылың була торып җилкәңә шундый йөк төйисең?! Аларны бит ашатырга да, киендерергә дә, укытырга да кирәк. Ә үзең өчен кайчан яшәргә? Әлбәттә, үзең турында онытып торырга туры киләчәк инде - анысы хак. Әгәр дә Татар Танаенда яшәүче Әминә апа Сөнгатуллина кебек каенанаң булса - бу проблемаң да юк дигән сүз.
Күгәй кызы Әминә Танайга җиде балалы гаиләгә килен булып төшә. 20 ел каенана-каената янында тату гомер итеп, ире Фәрит белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Төп нигез булганлыктан, читтә яшәүче туганнарның балалары, әлбәттә инде, җәе буе аларда ял итә. 13 бала карый идем, дип искә ала Әминә апа. «Ленин» исемендәге колхозның алдынгы сыер савучысы - ачы таңнан эшкә дә барырга кирәк, җәй көне йорт тирәсендәге эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел - анысына да өлгерергә кирәк, бер көтү баланы ашатып-эчерергә, артларыннан җыярга, керләрен уарга да кирәк.
- Ничек өлгергәнмендер, хәзер үз-үземә исем китеп куя кайчакта. Әллә яшьлек, әллә юләрлек булган шунда, - дип көлеп, хатирәләрен яңарта ул.
Сөнгатуллиннар нигезе әле дә җиде баланың күңелле авазына күмелгән. 12 ел элек ирен җирләгән Әминә апа лаеклы ялда. Бүгенге көндә нигез сакчысы, төп терәге, үзе әйтмешли, улы Илнуры - күз нуры һәм килене Нурия гаиләсе белән бергә яши. (Анасы керәшен татары булган Нюра, никах укыганда Нурия исемен ала). Күп кенә ирләр үз балаларыннан да баш тарткан, ташлап киткән заманда, Илнур чит биш баланы үз канаты астына ала. Моны батырлык дими - ни диярсең?! Мәхәббәткә йөгән кидереп булмый, диләр. Улының сайлаган ярын дүрт кызы һәм бер улы белән Әминә апа да кабул итә, түрдән урын бирә. Авылда ничек инде, гайбәте дә, сүзе дә, тәнкыйте дә булмый калмый, әлбәттә. Ә алар боларның барыннан да өстен калып, бик матур, дус, бердәм һәм зур гаилә булып яшиләр. Нурия иренә уртак балалар - бер кыз белән бер егет тә бүләк иткән. Шулай итеп, җиде бала әти-әниле һәм киң күңелле дәү әниле булып бәхетле балачак кичерә, яхшы тәрбия ала.
- Алар барысы да йокыларыннан торгач ук беренче эш итеп «хәерле иртә, дәү әни», дип минем яныма килә. Фермада эшләгәннән калган гадәт буенча таңгы дүртенче яртыда торам инде мин. Коймаклар, якмышлар пешереп, сыйлап, 4 баланы мәктәпкә, икесен балалар бакчасына озатам. Кайтып кергәч тә берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә көне буе эшләгәннәрен, күргәннәрен сөйлиләр, уңышлары белән уртаклашалар, - ди Әминә апа.
Ул чын мәгънәсендә «Дәү әни». Хәзерге, кибеттән ни теләсәң шуны сатып алып була торган заманда, оныкларына кул җылысы, күз нуры сеңгән җылы оекбашлар, кофталар бәйләп киертә торган дәү әниләр күпме икән? Юк дәрәҗәсендә.
- Гомерем буе бәйлим. Капчык-капчык йон эрләдем, 5 минут кул эше эшләми торсам - вакытым әрәмгә үтә, - ди ул.
Шундый олы йөрәкле, ачык йөзле, гаиләдә тынычлык чыганагы булганы өчен килене Нурия дә, улы Илнур да Әминә апага бик рәхмәтле. Шуңадыр, төпчек уртак кызларына да әниләре исемен - Әминә дип кушканнар.
- Минем каенанам алтын! - ди Нурия. - Торган төшемә бар да әзер. Эштә вакытта да күңелем тыныч, чөнки балалар җиренә җиткереп каралган, тамаклары тук булуына ышанычым бар.
Мәктәптә дә безгә бу гаилә балаларын активлар, тәртиплеләр дип мактадылар. Шулайдыр, элек-электән дәү әниле йортта үскәннәр итагәтлерәк тә, мәрхәмәтлерәк тә, уңганрак та булган. Чөнки гомер көзендәге олы кешенең тормыш тәҗрибәсе дә зур, үгет-нәсихәте дә үтемле. Аның яшь буынны җайлап кул арасына кертеп эшкә өйрәтергә сабырлыгы да җитәрлек. Таң әтәчләре уянганчы йокысыннан торган Әминә апа, көндезге мәшәкатьләрдән соң, күршесе Фәһимә апа белән скандинавия йөрешенә дә чыга әле. Шулай итеп, оныкларына сәламәт тормыш рәвеше алып баручы буларак та үрнәк булып тора. Алга таба да шулай юмор хисен югалтмыйча, сау-сәламәт килеш улы белән килененең кадерле әнисе, оныкларының алыштыргысыз дәү әнисе булып яшәргә язсын. Биргән күңел җылысы картлыгында шул балалардан кадер-хөрмәт булып үзенә кайтсын.

Гөлнара Вәлиева

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев