Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илфак Шиһапов белән язышкан кыз Назгөл кайбер серләрен ачты

Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһаповның безнең арадан китүенә бер ай була. Ул Рамазан аеның өченче көнендә - 30 майда вафат булган иде.

Шушы бер ай эчендә Илфак телләрдән төшмәде. Радио-телевидение тапшыруларын аңа багышладылар, ифтар мәҗлесләрендә дә искә алдылар.

Илфак Шиһаповның "Вконтакте" битен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына диварына бер кыз сурәте элә һәм аның астына: "Якын кешем", "Син бул гына", "Син дә булмасаң, нигә миңа бу тормыш?" кебек сүзләр яза иде Илфак әфәндене соңгы юлга озатырга да килгән иде Назгөл. "Аның миңа мәхәббәт хисләре булгандыр дип уйламыйм, без бер-беребезне "поддерживали", - диде ул "Интертат"ка.

Якын кешесен югалту ачысыннан, Назгөл Илфак Шиһаповка хат язган:

«Илфак… Илфак абый… Сиңа абый диеп тә дәшә алмый идем, безнең 28 ел арабызны уйламыйча, 18 яшьлек тиле кыз белән егет кебек аралаштык… Син еракта булсаң да, hәрвакыт янымда кебек идең. Идең түгел, юк, син әле дә янымда! Мин хисләремне кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә, сиңа хат язам, ә син янымда утырып: «Ну, Назгөөөөөөл, ну булды, ну барысы да әйбәт бит, кызым!» - диясең кебек. Син менә бер язганда болай дигән идең: «Уйларым белән син йоклаганда яныңа килеп чүгәлим дә, озаклап синең сабыйларныкыдай иреннәреңә, мөләемлык, наз бөркелеп торган йөзеңә, зифа буй-сыныңа карап торам…» Әле дә шулай янымда, минем күздән яшьләремне сөртеп, карап утырасың сыман.

…Ноябрь ае… Авылга кайтканда, ялгыш кына синең социаль челтәрдәге битеңне күреп, язмаларыңны укып, «Бу нинди сәер кеше икән?!» - дип караганым әле дә хәтердә… Шулай тиеш булгандыр инде, язмыштыр… Шулвакыт әнием дә бүлмәгә килеп керде: «Кая, бу бит Илфак Шиhапов, мин дә карыйм әле, «Татарстан яшьләрендә» язган язмаларын мин бик яратып укый идем бит!» - диде. Укый, укый «Тишек» газетасын күрдек, әнием шул ук минутта: «Кызым, бу бит бик кызык газетага охшаган, яз әле, Башкортстанда бу газетаны алдырып буламы икән?» - диде. Мин: «Ярар, әнием, язармын, Уфага баргач язармын», - дидем.
Шул ук көнне Уфага бардым, Илфак башымнан чыкмады, язаргамы икән, юкмы, бәлки анда башка билгеле кешеләрдәге кебек «йолдызлык чире» бардыр дип тә уйладым… Йоклап торгач, иртән, "Әй, җавап язмаса - язмас", - дидем дә яздым.

«Исәнмесез, сезгә бер соравым бар иде: «Тишек» газетасын Башкортстанда яздырып буламы? Рәхмәт!» - диеп «смс» юлладым.
Озак та үтмәде, телефонда «смс» тавышы ишетелде: «Исәнмесез, Назгөл! Исемегез бигрәк матур! Кызганычка каршы, әлегә яздырып булмый, бик тиз арада языла алырсыз. Югалмагыз, мин хәзерге вакытта бер очрашуда, кич белән мин сезгә язармын», - дигән. Минем аптыравымның чиге булмады.

«Сез кайдан буласыз? Исемегезне кем кушты, бигрәк матур!» - дип тагын язды. Менә шулай безнең язышу башланып та китте.
Көннәр буе языштык, төннәр буе языштык. Әле исемә төшерәм дә, ярар мин - бала-чага, ә бит син дә бала-чага кебек мин сөйләгән hәрбер сүзне тынладың, hәр көн иртән «Хәерле иртә!», ә кич «Хәерле төннәр сиңа!» дия идең. Көн дә… Ә шуннан мин йокларга яткач, интернеттан чыккач, иртән торуыма миңа күңелле булсын дип матур шигырьләр, язмалар яза идең, иртән мин инде йоклап тора идем, ә син hаман ятмаган. 2 сәгать аерма булса да (Татарстан белән Башкортстан арасында), син соң ята идең шул… «Ничек кенә арыган булсам да, таң атканын көтәм» дия идең…

Тормышыңда булган нинди генә кызыклы хәлләрне сөйләмәдең, бөтен кайгы-хәсрәтләреңне, шатлыкларыңны яза идең бит…
Син үзең шундый зур, гел дә елмаеп торган булсаң да, күңелең бик нечкә иде шул. «Бу тормыш бит ул кызык, бер көн елмаясың, көләсең, икенче көнгә елыйсың, булыр-булмас, якын булмаган кешеләрнең әйткән сүзләрен бер дә күңелеңә якын итеп алма» дия идең…
Беләм, синең танышларын бик күп булса да, чын дусларың әз иде. Әле карыйм да, «Мин аның дусты идем, мин бик якын кешесе идем» - дип сойләгәннәр бик күп. Шулай шул, хәзер бернәрсә дә исбатлап булмый, кирәкмидер дә ул, барыбыз да Алла астында, ул күрә, ул белә…

Мин дә беләм, син бу хәлне күрсәң, көлеп кенә куяр идең. Синең чын дусларың тыныч кына, бик күп сүз сөйләмичә басып тордылар. Рәхмәт аларга, синең белән чын дуслыклары өчен рәхмәт. Аларның hәрберсе турында hәркөн саен тик яхшы нәрсәләр генә сөйли идең. Кеше турында начар сүзләр сөйләвеңне бер дә хәтерләмим! Сине җирләгән көнне шуларның hәрберсенә килеп синең исемеңнән, башымны иеп, рәхмәт әйтәсе килде.

Шуннан уйладым да, «Мин кем инде монда?!» - дидем. Әйе, бу сорауны күпләр бирде, интернетта да миңа күп яздылар, чөнки ул минем фотосурәтләремне үзенең челтәрдәге битенә көн дә диярлек куя иде. Чынлап, белмим, нигә куйгандыр…
Шулай көннәр, төннәр буе язышсак та, без синең белән бер дә күрешә алмадык…»Нигә?!» дигән сорауга шулай ук җәвап таба алмыйм… Күрешергә теләдек, тик… булмады… Шулай күкләр теләгәндер инде, күрәсең. Мин күкләргә мәңгелек рәхмәтле булып яшәрмен, шундый Кеше белән таныштырганнары өчен…

528 чакрым ара булсада, син монда яшәгән кешеләргә караганда 1000 тапкыр якынрак идең. Синең дөрес сүзләрең, синең киләчәктә нәрсәләр эшләргә кирәк, нәрсә эшләргә кирәкми дигәнең мәңгегә күңелемдә калыр… Син минем өчен Илфак Шиhапов - танылган кеше түгел идең, ә чын, нечкә күңелле, игелекле, зур хәрефтән Кеше идең.

Сиңа рәхмәт әйтәм… Рәхмәт әйткәнне син яратмый идең, «Ярый, булды инде, кирәкми, нәрсә өчен?" дия идең. "Сиңа рәхмәт, бу дөньяда булганың өчен! Миңа шундый тормышымның авыр чакларында ничә чакрым ераклыктан булышканың, дәртләндереп җибәргәнең өчен", - дидең.

Аннары төгәлләп: "Тик син генә бул, миңа башка берни дә кирәкми» - дия идең бит… Барыбер сиңа рәхмәт, әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт!

Тыныч йокла, кадерле кешем, син мәңгегә минем күңелемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X