Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршылык бүлеге оешуга – 50 ел

Милициянең шәһәр бүлеге составында социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге 1963 елның октябрендә оеша. Ул вакытта бүлек нибары өч кешедән тора: бүлек начальнигы Дмитрий Абрамов, оперуполномоченный Хаҗи Гарипов һәм өлкән оперуполномоченный Леонид Петров. Яңа хезмәткә Леонид тикшерү бүлегеннән килә. Анда ул икътисади җинаятьләрне тикшергән була. Тәҗрибәле белгеч буларак, аның карамагына...

Милициянең шәһәр бүлеге составында социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге 1963 елның октябрендә оеша. Ул вакытта бүлек нибары өч кешедән тора: бүлек начальнигы Дмитрий Абрамов, оперуполномоченный Хаҗи Гарипов һәм өлкән оперуполномоченный Леонид Петров.
Яңа хезмәткә Леонид тикшерү бүлегеннән килә. Анда ул икътисади җинаятьләрне тикшергән була. Тәҗрибәле белгеч буларак, аның карамагына Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларны тапшыралар. Монда аңа шактый гына хәйләләрне чишәргә туры килә.
Бервакыт Петров Серго исемендәге заводта буш флягаларның юкка чыгуына игътибар итә. Алар предприятиенең үзендә эшләнә һәм лак-буяу материалларын тутыру өчен файдаланыла. Исәбен дә алып баручы юк. Шоферлар машинага сигез фляга төяп чыгып китсәләр, җидесен генә алып кайта торган була. Бер караганда, вак мәсьәлә, әмма Петров моның эзенә төшәргә була. Ул предприятие җитәкчелегенә тараны ныклы контрольдә тотуларын сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә шул билгеле була: шоферлар якын-тирә авыл халкына бу флягадагы буяуларны сата икән. Урлау фактын ачыклау өчен бөтен шәһәрне бетереп әлеге фляганы эзлиләр һәм табалар да. Җинаять эшендә катнашучылар да билгеле була. Шулай итеп, заводтан буяу «агу»га чик куела.
Югары кәнәфидә утыручылар катнашындагы эшләрне ачыклау иң авыры, әлбәттә. Алар горкомга җиткерәм, дип күкрәк кага, абруйлы дусларын «эшкә җигә». ОБХСС оперуполномоченныйлары яхшы аңлый: мондыйларга каршы көрәшү өчен нык аргументлар кирәк. Сәбәпләр җитди булганда гына сорау алырга чакыралар. Агач склады директоры белән дә шулай була. Милиция хезмәткәрләрен күрүгә, партия әгъзасы булуын һәм аларның монда тикшерергә килергә хокукы булмавы турында кычкыра башлый. Ә кире кагып булмаслык дәлилләр китергәч, бик тиз тына һәм барысын да сөйләп бирә.
Әйе, барысы да шома гына бармый, әлбәттә. Шулай бер төзү оешмасында тәэминат хезмәте бүлегенә яңа начальник килә. Яңа вазифасын ялган документлар белән Киров өлкәсенә ун машина кирпеч җибәрү белән башлый. ОБХСС хезмәткәрләре сулга җибәрелгән кирпечне табалар табуын, әмма начальникның астыртын рәвештә вазифасыннан файдаланганын дәлилли алмыйлар, ә моннан башка җинаять эше ачып булмый. Шулай булуга карамастан, махинатор эшеннән җибәрелә, партиядән чыгарыла. Ә бу инде үзе шактый каты җәза. Берникадәр вакыттан соң ОБХСС хезмәткәрләре иске танышларының Серго исемендәге заводка тәэминатчы булып урнашуын белеп алалар. Һәм элеккеге эшләрен дәвам итми микән дип, кызыксынып торалар. Менә шунда да инде «иске дус» «яна» - шактый зур партия тимер урлаганда тотыла.
1971 елда Леонид Александрович милициянең Яшел Үзән бүлегенең ОБХСС бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. Аннары тикшерү бүлегенә күчә. Аннан соңгы елларда ОБХСС (ОБЭП) начальниклары: Мидхәт Корманов, Николай Липатов, Сергей Попов, Павел Назаров. Хезмәт ветераннары - Рамил Фәссәхов, Олег Хохорин, Гомәр Сибгатуллин, Гомәр Миңнуллин, Илгизәр Закиров.
Хезмәткәрләрнең авыр хезмәте төрле заданиеләрдән, гражданнар дәгъваларыннан, бихисап документлардан, халык хуҗалыгының төрле өлкәләре - сәүдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгатьтә төрле җинаятьләрне ачыклаудан тора.
Елдан-ел җинаятьчеләр елгыррак: икътисади җинаятьләр схемасы үзгәртеп тора, эзне бутый. ОБЭП хезмәткәрләренә исә җинаятьләрне ачу өчен үзләренә дә бөтен өлкәдән хәбәрдар булырга кирәк.
Тикшерелә торган һәр җинаять нәрсәсе белән булса да истә кала. Язмабызда бик күп төн йокыларын качырган җинаятьләрне китерербез.
2005 елның сентябрендә Яшел үзән суды Татарстан милек базарында 10 елдан артык эшләгән риэлтор агентлыгы директорын 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. 37 яшьлек ханым үзенә карата мошенниклык турында эш кузгатылгач, 2004 елның июнендә хезмәтен туктата.
Риэлторшаның махинацияләр чылбыры безнең шәһәрдә Яшел Үзәннең 65 яшьлек кешесен милексез калдыргач, туктатыла. Бу кеше 2004 елның июнендә Татарстан урамындагы фатирын сатарга уйлый. Риэлторшага квартир ачкычын калдырып, үзе Мәскәүгә китә. Ә кайткач, квартирының сатылмавын, аннан исә 250 мең сумлык кыйммәтле әйберләрнең юкка чыгуын күрә. АКШта җитештерелгән мылтык та юкка чыга. Тикшерү бу әйберләрне риэлтор урлаганны ачыклый. Аннан соң инде аның башка төрле эшчәнлеге дә өскә калкып чыга. Риэлтор тикшерүчеләрдән һәм судтан озак качып йөри. Ә тоткарланып, сак астына алынгач, үз гаебен танымый. Тикшерү барышында дүрт зыян күрүчедән, егермедән артык шаһиттан сорау алына һәм тикшерү ике айга сузыла. Мошенник баласына 14 яшь тулгач, реаль срокка хөкем ителә. Ә менә матди зыянны каплауга бернинди ташламалар ясалмый, ул миллионга якын акчаны кире кайтарырга тиеш була.
2007 елда ОБЭП материаллары буенча лицензиясез шәхси сак оешмасы ачкан 1982 елгы Ф.га карата җинаять эше ачыла. Ул, шактый зур законсыз табыш алып, җир сатып ала һәм сак хезмәте күрсәтә башлый.
Шәхси ярдәмче хуҗалыгы булган гражданнарга дәүләт «Агропромышленность комплексы» милли проекты буенча ташламалы кредитлар һәм субсидияләр бирә башлый. Акчасы булмаган авыл кешесенә мөгезле эре терлек сатып алу яки үз эшен башлау өчен менә дигән җай. Әмма мондыйлар арасында да кулга чиста булмаганнар табыла. 48 яшьлек Ш. 2006 елда банктан 200 мең сумга якын кредит алып, шәхси хаҗәтенә тота. Ул гына да түгел, федераль бюджеттан субсидия дә алмакчы була. Субсидияне болай гына, документсыз бирмәгәннәрен белеп, гостехнадзор чиновнигына ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итә: моннан өч ел элек сатып алынган «Универсал» тракторын исәпкә куюын сорый. Сатып алу турында ялган документлар бирә.
Хакимият вәкиле ришвәт алгач, тракторны хатын әйткән шартларда терки. Документ буенча Ш. 2006 елның октябрендә «Майский» агрокомбинаты» исәбеннән төшерелгән тракторны сатып алган һәм шуның өчен субсидия алырга тиеш була. Ш. барлык документларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә китереп бирә һәм кесәсенә 97 мең сум акчаны салып куя.
Фальшивка беленгәч, Ш.га карата җинаять эше кузгатыла. Ришвәт алганы һәм белә торып ялган белешмәләр ясаганы өчен, гостехнадзор чиновнигына карата Җинаятьләр кодексының бер кочак статьялары буенча эш кузгатыла.
Саный китсәң, мондый җинаятьләр күп. 2008 елда Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ОБЭП оперуполномоченныйлары 1986 елгы иминият компаниясе хезмәткәренә карата җинаять эше кузгата. Ул страховщиклардан страховой премияләр алып, акчаны кассага тапшырмый.
2009 елда Васильево ветеринар участогы мөдиренә карата эш кузгатыла. Коррупцион җинаять өчен.
2010 елда өч ел дәвамында 1991 елгы дефолттан зыян күрүче банк вкладчыларының компенсациясен үз кесәсенә салып барган контролер-кассирга карата барган эшне дә яшел үзәнлеләр хәтерли булыр.
2011 елда «Осиново җирләре» буенча барган чаралар берничә айга сузыла. Авыл җирлеге белгече берникадәр сум акчага законсыз рәвештә җирләрне рәсмиләштерә. Бу эш буенча 100дән артык кешедән сорау алалар, бик күп документлар, хуҗалык кенәгәләре тикшерелә. Нәтиҗәдә әлеге чиновницаның 101 эпизод җинаять эшчәнлеге билгеле була. Ул дәүләткә 4 миллион сумнан артык зыян китерә.
Бүгенге көндә ОЭБ һәм ПКның дус коллективына 8 оперуполномоченный, начальник Сергей Евграфов һәм аның урынбасары Дмитрий Павлюченков керә. Яшь коллектив һәртөрле ситуациядә бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер, грамоталы, белемле, креатив фикерли. Бәхәсле очракларда тикшерү бүлеге һәм прокуратура ярдәмендә бердәм дөрес карар чыгара.
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев