Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике яшел үзәнле мошенникларга 180 мең сум акча күчергән

26 мартта Яшел Үзәндә яшәүче 30 яшьлек хатынга банкның ялган хезмәткәре шалтыратып, аның картасыннан акча күчерүгә заказ бирелүен хәбәр итә. Хатын мошенникларга ышана һәм алар әйткәннәрне үтәп, 94 мең сум акчасын алдырта.

Заказ бирелгән акчаны күчертмәс өчен ялган хезмәткәр хатынга якындагы банкоматка барырга, карта номерын, шәхси мәгълүматларны һәм телефонга килгән парольләрне әйтергә куша. Бөтен таләп ителгәннәрне үтәгәннән соң, кыз үзенең картасына «Мобиль банк» куйдыр­тып, аны мошенник телефонына тоташтыра. Нәтиҗәдә аның ике банк картасыннан аферистлар бар булган акчаны ала.
Берничә көн алдан 64 яшьлек хатын да аферист­лардан зыян кү­рә. Интернет сайт аша гаражын сатуга куйган хатын мошенникларның задаток күчерәбез дип әйтүләренә ышанып, банкоматка бара һәм алар әйтеп торган бөтен манипуляцияләрне үти һәм үз куллары белән мошенникларга 86 мең сум акча күчерә.
Җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез: мошенниклар корбаны булмас өчен билгесез кешеләр җибәргән СМС яисә ММСларга ышанмагыз, банк картасына бәйле операцияләрне ясарга ашыкмагыз. Аларны банкның үзенә барып та, яисә банк картасында күрсәтелгән номерга шалтыратып та ачыкларга була. Мошенниклар остарганнан-остара. Шуңа күрә һәр нәрсәгә игътибарлы булырга, бер тапкыр кискәнче, йөз тапкыр үлчәргә генә кала.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X