Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике теплица төзү өчен, «Майский» комбинатына 1 млрд сум биреләчәк

«Майский» комбинаты ике теплица төзү өчен 1 млрд сум алачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

«Инвестицион проектларны сайлап алу буенча комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча сайлап алу критерийларына Татарстанда «Майский» комбинатында гомуми суммасы 987,16 млн сумлык (403,05 млн сум һәм 584,11 млн сум) ике теплица төзелеше туры килә», - дип ачыклык кертә матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларының берсендә Илшат Ганиев теплицалар комплексының тулы куәтенә эшләмәве, ихтыяҗ булган дәвердә җитештерүне тагын да арттыру мөмкинлеге барлыгы турында белдергән иде.
- Комбинат чит илдә үстерелгән яшелчәләргә киртә куярга мөмкин. Бүген компания атнага 1 мең тонна яшелчә - 100 тонна помидор һәм 900 тонна кыяр җитештерә. Ә киләсе елга, 5,5 гектарда яңа теплицалар төзелгәч, тагын да артачак... Хәзер халыкны Төркия һәм Европа томат җибәрми башласа, нәрсә булыр, дигән сорау борчый. Әйе, бу билгеле бер проблемалар китереп чыгарачак, әмма без Татарстанда помидорга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алабыз. Кыяр турында әйтеп тә тормыйм - ихтыяҗ гына булсын, - ди «Майский» теплицалар комбинаты» ширкәте директоры Илшат Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев