Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике кружка сыра 100 грамм аракыга тиң

Сыраны көчсез алкоголь эчемлеге дип санаучылар бик нык ялгыша. Ә 300-500 граммлы 2 кружка сыраның 100 грамм аракыга тиң булуы билгеле факт. Сырада алкоголь концентрациясенең азрак булуы аркасында аны зур күләмдә кулланалар.

- Наркология учреждениеләре практикасы сыраның алкоголизм юлында старт мәйданчыгы булуын билгели, - дип сөйли бу хакта Яшел Үзән профилактика үзәге табибы Валерия Феоктистова.-Сырага кеше организмы бик тиз ияләшә һәм нәтиҗәдә ул 2 кружка урынына 5-6ны эчә башлый һәм аңа аракы дә өстәлергә мөмкин. Сыраның зыян китермәве турындагы иллюзия алкоголизмнан дәваланучылар өчен аеруча куркыныч. Алар эчкән бер кружка сыра да өзлегүләргә китерергә һәм дәвалануны юкка чыгарырга мөмкин.

Билгеле булганча, сыра составында агулы матдәләр, шул исәптән эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгара ала торган авыр металлар бар. Сыра ясаганда кулланыла торган колмакта составы хатын-кыз җенси гормоннарына охшаш эстрогеннар бар. Шуңа күрә сыра эчәргә яраткан ир-атларда күкрәк бизләре зураерга, "Сыра корсагы" барлыкка килергә мөмкин. Ә хатын-кызларның яман шеш белән авырып китү ихтималы зур. Сыра эчүче аналарның балаларында эпилепсия өянәкләре килеп чыгарга мөмкин.

- Организм өчен сыраның зыяны бик зур, - дип сүзен дәвам итә Валерия Феоктистова.-Әйтик, баш мие күзәнәкләре үлә, арка мие фунцияләре бозыла. Бавыр циррозы, ашказаны асты бизе авыруы, невропатия, гипертония килеп чыгарга мөмкин. Йөрәккә дә зур киеренкелек туа, веналар киңәя, йөрәк киңәеп китеп, "сыра йөрәге" барлыкка килә. Сырада ачыту продуктлары - альдегидлар, майлар, метанол, изпропил спирты, эфирлар, нитрозаминнар һәм башкалар нык чистартылган спиртта ясалган аракыга караганда дистәләгән тапкыр артыграк була.

Сыра рекламасы беренче чиратта яшьләргә юнәлтелгән, чөнки җитештерүчеләр якын киләчәктә клиентураны югалтасы килми. Нәтиҗәсе искиткеч: балалар ата-аналары күз алдында эчә торган яшьләргә, ә аннан соң озак та үтми авыру балалар тудырган эчкече ата-аналарга әйләнә. Сыра культурасы - буыннар деградациясенә һәм соңыннан халыкның кырылып бетүенә китергән наркотизм культурасының башы инде ул.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев