Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике баласы белән яшь әни Башкортстан тавында юкка чыккан

Хәзерге вакытта әлеге хатын-кызны эзләү эшенә коткаручылар, вертолет та җәлеп ителгән.

Бүген Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләре чигендә, таулы "Иремель" паркында 6 һәм 14 яшьлек балалары белән 32 яшьлек хатын-кыз юкка чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыгының Чиләбе өлкәсе буенча бүлеге хәбәр итте.

Алар паркта Зур Иремель тавында йөреп кайтырга була. Әмма кире әйләнеп кайтмыйлар. Аларны эзләүгә 54 кеше, 18 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Яшь әнинең исеме Лилия, дип әйтелә. Ул - Казаннан. Туристик маршрутка якшәмбе көнне иртән чыгалар, кичкә ял вакытында арендага алынган йортка кайтмыйлар. Шуннан соң йорт хуҗасы чаң суга.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев