Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иделдә фаҗига

Тәтеш районында Иделдә коткаручылар 1994 елгы ир-егетнең гәүдәсен табып алды.

Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 26 июльдә үк алынган була.

Буа егетләре Идел яры буена ял итәргә туктала. Биш кешедән торган компания яр буенда караучысыз торган кеше көймәсенә утырып, эчкәрәк кереп балык тотарга исәпли. Ләкин урлап алып киткән көймәнең агызу бөкесен ябарга оныталар. Ярдан 500 метр чамасы ераклашкач, көймә бата башлый. Аларның дүртесен шундагы балыкчылар коткарса, берсе батып үлә.

Ир-егетнең мәетен бүген 1 чакрым чамасы читтәрәк табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев