Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң көчле мөгаллимнәр арасында – Яшел Үзән тәрбиячесе

«Ел тәрбиячесе - 2017» бөтендөнья бәйгесенең республика этабы тәмам булды. «Билингваль мәгариф» номинациясендә «Йолдызлык» дип аталган Яшел Үзән шәһәренең 10нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Эльвира Мөхәммәтҗанова җиңү яулады.

Әйтеп узыйк, «Ел тәрбиячесе - 2017» бәйгесе муниципаль, зональ һәм республика этапларында ел саен үткәрелә. Бөтен Татарстан мөгаллимнәре, тупланган тәҗрибәләрен гомумиләштереп, алдан әзерләнәләр. Бу эш җиңелләрдән түгел, чөнки бу конкурста материалның уникаль һәм кабатланмас булуы таләп ителә.
Республика бәйгесенең муниципаль этабында тәрбиячеләр иҗади ярышларда көч сынаштылар. Эльвира Мөхәммәтҗанова үз чыгышын татар телен үстерү һәм саклап калу мәсьәләләренә багышлады. «Борынгы Болгар серләре» педагогик чарасында ул Болгар дәүләтенең тарихы, гореф-гадәтләре, һөнәрләре турында мавыктыргыч итеп сөйләп күрсәтте. Әкият-сәяхәт эченә кереп китеп, балалар татар сүзләрен дә өйрәнеп бардылар.
Аудитория белән иркен аралаша белүе, фикерләренең үзенчәлекле булуы - барысы да Эльвира Мөхәммәтҗановага бәйгенең башта муниципаль, аннары зональ этапларына чыгарга ярдәм итте.
Өченче йомгаклау этабы ике чараны үз эченә алды: «мастер-класс» һәм иҗтимагый лекция. Чараларның беренчесендә Эльвира «Фигыль патшалыгы» дигән интерактив әкият кулланып, балаларга фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен өйрәтеп күрсәтте. Белемнәрен ТРИЗ технологиясенә нигезләнгән уеннар ярдәмендә ныгытты.
Иҗтимагый лекция тәрбияченең һөнәри һәм шәхси, социаль һәм гражданлык позициясен ачык күрсәтте, һәм Эльвира Мөхәммәтҗанова «Билингваль мәгариф» номинациясендә җиңү яулады.
Гөлназ Ямбушева.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев