Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кайнар яңалыклар

Шушы көннәрдә КФУның Идарә, икътисад-финанс институты студентлары Норлат мәктәбендә булып, XI сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча дәрес уздырды.

Норлат мәктәбен тәмамлаган Айрат Гыйләҗев һәм аның төркемдәше Рәсүл Шәрипов 2018 елда уку йортына керү буенча бөтен нечкәлекләрне аңлаткан. Шулай ук студентлар уңышлы белем алуның серләре белән дә уртаклашкан. Дәрес укучылар өчен кызык, ә иң мөһиме файдалы узган.

Күгеш мәктәбе укучылары да иң күркәм бәйрәм – Аналар көнен билгеләп узарга ныклап әзерләнә. Балалар кулдан бүләкләр ясаган. Күңел җылысын биреп, үзең иҗат иткәне иң шәп бүләк инде ул. Шулай ук укучылар район күләмендә уздырылучы фән олимпиадаларында актив катнаша.

Карагуҗа мәктәбендә китапханә атналыгы узган. Китап укып кына калмыйча, авыл китапханәсендә Дания Җиһаншина уздырган күңелле чарада да катнашканнар.

Мулла Иле укучылары узган ялда соңгы көзге өмәне уздырган. Тиздән  сихри бәйрәм - Яңа ел якынлаша һәм мәктәптә аңа әзерлек башланачак. Бүген исә укучылар бар көчен биреп белем ала, олимпиадаларга әзерләнә.

Олы Ачасыр мәктәбе укучылары узган җәйдә авылда төшерелгән кинофильмның продюсеры, «Регион-студия»сенең җитәкчесе – Олег Суров, хәрәкәттәге «Кино һәм кинореквизитлар» музее җитәкчесе В. Клячкин белән очрашты. Алар кино тарихы турында бик кызык­лы мәгълүматлар җиткерде, кинореквизитлар белән таныштырды. Кунаклар арасында драматург Мансур Гыйләҗев та бар иде. Ул да Татарсанда кино үсеше турындагы кызыклы фикерләре белән уртаклашты. Соңыннан «Гаилә мәшәкатьләре» исемле кинофильм күрсәтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа