Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуҗасын үтереп өен яндырган ир хөкем ителде

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән 44 яшьлек Виталий Калаевка хөкем карары чыгарылды.

Исегезгә төшереп узсак, узган елның февралендә булган иде ул хәл. Карамалы Тауның Советская урамындагы 47а йортында гаепләнүче Калаев шешәдәше һәм дусты Кулагин атлы ир белән чираттагы тапкыр хәмер эчеп кәеф-сафа корып утырганнар. Гадәттә мондый эчү табыннары тыныч кына өйгә таралышу белән тәмамланмый, күп вакыт бәхәсләр чыга, сугыш, кыйнашу, суешулар белән төгәлләнә. Эчкеченең телендә, аекның башында, дип юкка әйтмиләр шул. Кирәк чагында телеңне тыймау әллә нинди фаҗигаләр чыгарырга мөмкин. Калаев та шешәдәшен башта кыйный, аннан соң аның башы белән муенына 17 тапкыр пычак кадый! 17 тапкыр!!! Кешенең шуның кадәр ерткычлыгына исең китәрлек. Хәтта исерек булса да. Әле аны бу гамәлләре дә туктатмый, эзен яшерергә ниятләп, каяндыр шешәле ягулык табып, өйгә ут төртә. Йорт янып, 305 567 сумлык зыян китерелә. Әмма җинаять кылучының эзенә тиз төшәләр. Менә шулардан соң да Калаев үз гаебен өлешчә генә таныган.
- Суд карар чыгарган вакытта Калаевның яшәү урыннан начар характеристика бирелүен, җинаять кылганда исерек булуын исәпкә алды, - дип сөйли бу эш буенча шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова. - Суд карары белән хәзер аңа каты режимдагы колониядә 13 ел утырырга кирәк булачак. Хөкем карары әле үз көченә кертелмәгән.
Сәхифәне Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев