Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хуҗабикәләр колагына

9 файдалы КИҢӘШ.

1. Тамагыгыз авырта башласа, кайнар сөткә кардамон салып эчегез, ул ялкынсынуны бетерә.

2. Бәрәңге суына аз гына атланмай салсагыз, ул тизрәк пешәр.

3. Камырга кушарга күкәй булмаса, ярты банан салыгыз.

4. Борчак белән фасоль тиз пешсен өчен аны тозсыз суда пешерегез һәм ун минут саен кәстрүлгә берәр аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.

5. Аяк киемен тизрәк киптерү өчен, табада тоз җылытыгыз һәм аны оекбашка тутырып, аяк киеме эченә тыгып куегыз.

6. Сөт тизрәк кайнасын өчен, аңа бер чеметем шикәр салыгыз.

7. Аш бүлмәсендәге исне бетерү өчен, табага бер аш кашыгы аш серкәсе салыгыз да парга әйләнеп беткәнче, утта тотыгыз.

8. Башыгыз авыртканда, маңгаегызга лимон кисәге ышкыгыз.

9. Пыяла ватылса, аның кыйпылчыкларын пластилин ярдәмендә җыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев