Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт урыны бәхетсезлек китермәскә тиеш

Татарстанда производствода үлем очраклары турында еш ишетергә туры килә. Нигездә төзелешләрдә биектән егылып үлүчеләр күп. Бу уңайдан караганда Яшел Үзәндә быел бер бәхетсезлек очрагы булды. Район өчен юк дәрәҗәсендә булса да, гаилә өчен, коллектив өчен бу коточкыч зур фаҗига һәм без мондый очраклар белән берничек тә килешә алмыйбыз.

- Без үзебез кул астында эшләүче һәркем өчен җаваплы. Тикшерә башла әле, күпчелек урыннарда хезмәтне саклауга салкын каравыгыз күренә, - диде район башлыгы Александр Тыгин җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә.
Районда хезмәт иминлеген саклау буенча Координацион совет эшли. Бүгенге көнгә ун утырыш үткәрелгән, алтысы - эш урыннан чыгып. Механика көллияте базасында биектә эшләгәндә «Персоналның системалы эше» темасына семинар уздырылган. Корсоветның урындагы утырышларында шәхси саклану чаралары тикшерелгән, производство травматизмы профилактикасына зур игътибар бирелгән.
Быел районда производствода 1 үлем очрагы, 2 гомуми авырудан үлү очрагы һәм 3 - авыр, 15 җиңелчә тән җәрәхәтләре алу очрагы теркәлгән.
Безнең Яшел Үзән фанер заводында эшченең станокка кысылып һәлак булу очрагын детальләп язып, туганнарының йөрәк ярасын кузгатасыбыз килми, тик болар хезмәт иминлеге һәм аны саклау өлкәсендә контрольнең тагын да җитдирәк булырга тиешлеген ассызыклый.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ААҖ хезмәт шартлары куркынычсызлыгы өлкәсендә иң яхшы инновацион эш конкурсында лауреат дипломы белән бүләкләнде. Заводның хезмәтне саклау бүлеге исә хезмәт иминлеге буенча мактау билгесенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев