Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт сөйгән кешегә – көйледер лә бу дөнья, хезмәт сөймәгән кешегә – кыендыр ла бу дөнья (1нче кисәк)

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Кече Шырданның Биктаһировлар яши торган йортка күз салгач ук: «монда бик уңган кешеләр яшәргә тиеш» дигән уй узды.

Капка төбеннән үк чисталык, төзеклек, ник бер артык әйбер аунап ятсын. Капканы ачып кергәч тә, төрле-төрле төстәге янып торган чәчәкләрдән күзләр камашты. Алар биредә җирдә дә, асылмалы чүлмәкләрдә дә, баскыч басмаларына утыртып куелган савытларда да үсәләр. Безнең әлеге матурлыкка сокланудан чыгарган авазларны ишетеп булса кирәк, өйалды ишегендә хуҗа хатын - Миләүшә апа пәйда булды.
- Исәнмесез, исәнмесез, әйдәгез, керегез, кызлар, счетчик өйдә безнең, - дигән сүзләре белән безне аптырашта калдыр­ды.
- Нинди счетчик, апа җаным, без сүзне исәпләп бармыйбыз.
- Утны тикшереп йөриләр бүген, дигәннәр иде, сез аннан түгелмени?
- «Яшел Үзән» газетасыннан без, - дип, бертавыштан бирелгән җаваптан соң инде апабыз беразга югалып калды. Аяз күк йөзе кебек төпсез һәм ачык зәңгәр төстәге «ни турында язарсыз икән», дигән сораулы карашы белән безне йөреп чыкканнан соң, икеләнеп тә тормыйча, кабат өенә чакырды. Без дә ялындырып тормыйча гына (тыштан күзне җәлеп итеп торган бу өйнең эчен дә күрәсе килә иде, белгәнегезчә, без бик кызыксынучан халык), йомшак келәмнәргә басып, эчкә уздык. Монда да уңган хуҗабикә һәм кулы кирәк җирдән үскән хуҗа яшәгәне «кычкырып» тора. Патшалар да җәяү бара торган урын, душ кабинасы, мунча - өйдә генә, хәтта теплицага да өйдән чыгып була (анысына җылы да кертелгән, ел әйләнәсе үстер теләгән яшелчәңне). Кунак бүлмәсенә кереп җиткәнче, тел очында торган сорауны бирмичә булмады:

Гөлнара ВӘЛИЕВА,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев