Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Халык контроле»нә языгыз

Республиканың «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына законсыз рәвештә җитештерелгән алкоголь һәм составында спирт булган матдәләр белән сату итү фактлары хакында да хәбәр итәргә була.

Чөнки Казахстанда җитештерелгән, 100 граммлы флаконнарда, биш литрлы канистрларда сатылучы спиртлы эчемлекләргә өстенлек бирүчеләр, ялган аракы белән агуланучылар саны артты. Шулай ук спиртлы эчемлекләрне лицензиясе, тиешле документлары булмаган хәлдә, таләп ителгән вакыттан тыш, шәхси хуҗалыклардан сату итүчеләр дә бар. Район халкы әлеге фактларның берсенә дә битараф калмасын иде. Моның өчен бары тик системада теркәлергә, тиешле категорияне сайлап алып, адресын картада билгеләргә, кыскача хәбәрне юлларга кирәк. Дәлил буларак, фоторәсем дә беркетергә мөмкин. Мәгълүмат дөреслеккә туры килеп, гаепле кешегә карата административ яисә җинаять эше кузгатылган булса, хәбәр итүчене 1, 2 яисә 3 мең сум акчалата бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев