Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык гөмбә җыя

Яшел Үзән базарында гөмбә китте! Чиләкләп тә, пакетлап та ала халык, үзе дә урманнан кайтып керми! Без дә газета укучыларыбызга аны кышка әзерләүнең берничә ысулын тәкъдим итәбез.

МАРИНАДЛАУ
Бер кг гөмбә өчен: 75 гр су, 25 гр тоз, бер стакан аш серкәсе, 10 гр шикәр комы, 2 гр лимон кислотасы, 6 данә түгәрәк борыч, лавр яфрагы, 1 гр корица кирәк.
Маринад әзерләү өчен эмаль кәстрүлгә су, тоз, аш серкәсе салып кайнатабыз. Юылган-чистартылган гөмбәне маринадка салып пешерәбез. Барлыкка килгән күбекләрне җыеп алып торабыз. Гөмбә кәстрүл төбенә китә башлагач, шикәр комы, лимон кислотасы, борыч, лавр яфрагы, корица салып, бераз ут өстендә тотарга. Шуннан соң банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларны - 20 минут, бер литрлыларны 25 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачын ябып, кышка сакларга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев