Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык дружинасы – кабат тәртип сагында

Беләкләренә кызыл тасма бәйләп, урамнарда тәртип сагында торучы дружинникларны СССР вакытында яшәүчеләр яхшы хәтерлидер. Әлеге иҗтимагый оешма вәкилләре җинаятьчелеккә каршы көрәштә дәүләт органнарының ышанычлы ярдәмчесе булды. 1991 елгы үзгәреш җиленнән соң аларның эшчәнлеге дә туктаган иде. Инде 2014 елның апреленнән, Дәүләт Думасы фәрманы белән, ул кабат гамәлгә кертелде.

Ирекле халык дружиналары хәтта патша заманында да булган һәм бүгенге көндә дә нәтиҗәле рәвештә җәмгыятьнең тәртип сагында торуын, хокук яки тәртип бозу очракларын туктату, алдан кисәтүен, закон нигезендә халык арасында тәрбия эшләре алып баруын дәвам итә. Яшел Үзән муниципаль райо­нында 454 кешене үз эченә алган 48 ирекле халык дружинасы (ИХД) бар. Хуҗалык итүче зур 14 субъектта (154 кешедән тора), районның 23 авыл һәм шәһәр бистәсендә (189 кешедән тора) ИХД эшчәнлеге активлаштырылган. Һәр хокук-тәртип саклау оператив пунктында 111 кешедән торган 12 «ишегалды» дружинасы гамәлдә. Бу отрядлар, нигездә, шәһәребезнең зур предприятие­ләре хезмәткәрләреннән оешкан.
- Берничә тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, кайбер зур оешмаларда әлегә кадәр дружиналар юк, ә 14 предприя­тие актив төстә график буенча атнасына биш көн кизүгә чыга, - ди Яшел Үзән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Старостин. - Аларның бурычы, гражданнарның күпләп җыелу урыннарында патрульлек итүче полиция хезмәткәрләренә, административ хокук бозуларны туктату һәм җинаять эшен ачу вакытында шаһитлар базасын формалаштыруда ярдәм итү. Агымдагы елның дүрт аенда ирекле халык дружинасы катнашында, тәртип бозулар өчен 367 зат административ җаваплылыкка тартылды. Алар, шулай ук, Яңа ел күңел ачу чаралары, Пасха, Җиңү бәйрәмендә иҗтимагый тәртип саклауда актив өлеш керттеләр.
Яшел Үзән Эчке эшләр бүлеге һәм ИХД штабы җитәкчелеге тарафыннан дружиначыларны стимуллаштыру чаралары да булдырыла. Узган елның ноябреннән алып агымдагы елның гыйнвар аена кадәр эш нәтиҗәләре буенча, Горький исемендәге заводтан В.Лекарев һәм Конструкторлар бюросы активисты Н.Дынник «Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртипне саклау­да актив катнашуы өчен» исемле (именной) акчалата бүләгенә лаек булган. Эчке эшләр бүлеге базасында ел саен уздырыла торган, ирек­ле халык дружинникларының иң актив һәм тырышларын бүләкләү тантанасын да үз эченә алган методик укыту җыеннары, быел июльдә булыр дип планлаштырыла.
Халык дружиналарын тергезү җәмәгать тәртибен саклау системасының кабат мөһим өлешенә әверелде. Явызлык белән көрәштә, полиция хезмәткәрләренең һөнәри тырышлыгыннан тыш, гражданнарның актив ярдәме кирәк. Җәмгыятькә ярдәм итәргә, тәртип урнаш­тырырга, чиста шәһәр һәм районда яшәргә теләүчеләр бихисап. Һәр почмакка хокук тәртибе сакчысы куеп булмый, ә кешеләрне хокук бозулар турында вакытында хәбәр итүгә һәм мөмкин булганча аны кисәтүгә өндәп була.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X