Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хаклы булуымны раслый аламмы?

- 150 мең сум кредит алганда, банкта миңа ул сумманың 70 меңгә иминиятләштерелгәнен әйтмәделәр. Өйгә кайтып килешүне укыганнан соң күзләрем маңгаема менде.

Кабат банкка барып, вакытыннан алда ябуларын үтендем (150 мең плюс ике көнлек процент). Тик анда миңа кредитның суммасы инде 150 түгел, ә 220 мең диделәр. Мин үземнең хаклы булуымны исбатлый аламмы? Страховка суммасын миңа бөтенләй әйтмәделәр дә бит.
- Кредит оешмасы белән клиент арасы РФ Гражданлык кодексы һәм кредитлау килешүе нигезендә җайлана. Кредит килешүенә иминиятләштерү шартларын кертү - законлы. Әйе, ул мәҗбүри түгел (ипотека кредитында ул мәҗбүри) һәм сез аннан баш тарта ала идегез. Тик сез иминиятләштерү булган килешүгә кул куйган, димәк, андагы барлык шартлар белән дә килешкәнсез, шул исәптән күрсәтелгән гомуми сумма белән дә. Кызганычка, иминиятләштерү турында телдән сезне кисәтмәүләре турындагы дәлилне суд исәпкә алмаячак, андый килешүләр бернинди роль уйнамый. Шуңа күрә бу очракта сезгә килешү шартларын үтәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев