Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гыйнвар аенда да эш җитәрлек

Гыйнвар - елның башы, ә кышның уртасы. Җир тәмам суынырга өлгерде, шуңа да җылы климатка яраклашкан агач-куаклар аерым игътибар таләп итә. Соңгы елларда кыш елдан-ел җылырак килә дип фаразласак та, быелгысы суыгын да, карлы көннәрен дә күрсәтергә өлгерде.

Бакчада төп эш - кар тоту. Кар агач һәм куакларның тамырларын һәм җиләк түтәлләрен генә саклап калмас, ә яз башында бик тә кирәк булган дым белән дә тәэмин итәр.
Гыйнварның икенче яртысында тәмам ачыккан тычканнар аеруча зур мәшәкать тудыра. Алар яшь агачларның ботакларын кимерә, шулай ук якындагы урманнардан «кунакка» килүче куяннар да тик ятмый. Шуңа да кар җеби төшкән көннәрдә алмагач, груша, слива, чияләрнең штамблары тирәли кар салып, таптап чыгарга киңәш ителә. койма буйларында яткан карны да таптарга туры килә.
Бүген күп бакчачылар үзләренең чәчәкләргә күмелеп утырачак бакчасын күз алдына китерә торгандыр. Бегония, лобелия, декоратив борыч һәм мыексыз бакча җиләге орлыкларын утырту өчен менә дигән чор ул гыйнвар ае. Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 март бәйрәменә кемнәрдер үзләре чәчәк үстерергә хыяллана. Киңәш шул: чәчәкләр утыртылган тартма һәм чүлмәкләрне җылы бинага күчереп, андагы һава температурасын әкренләп күтәреп, җылы су сибеп торырга кирәк. 25-30 көннән соң йортыгыз гөлләргә күмелер.
Сынамышларга күз сал:
Гыйнвар март кебек булса, мартта - гыйнвар көт. Гыйнварда боз сөңгеләре күп булса, уңыш мул булачак. Бу айда буран еш күзәтелсә, июль яңгырлы булыр. Гыйнварда тукран агач тукылдатса, яз иртә килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев