Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГТО - һәр гаиләгә

Яшел Үзән районында спортның үсеше һәм нормалар үтәлеше.

СССРда яшәүче һәр гражданин яки иптәш «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фразасын хәтерли. Безнең дәүләт таркалганчы яшәгән физкультура–сәламәтләндерү комплексы 1931 елда нәкъ шулай аталган. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2014 елда ГТО яңадан торгызылды.

ГТО яңаруның сәбәбе нәрсәдә соң? Әлбәттә инде, халыкның төрле авырулардан үлеме арту һәм гомер озынлыгы кимү.

Алга таба Россиядә 1990 елдан 2011 елга кадәр уртача гомер озынлыгы күрсәтелгән диаграмма тәкъдим итәбез (рәс.2).
– 2017 елга кадәр Яшел Үзән районында һәр гаиләгә актив рәвештә ГТО нормаларын кертү процессы узды, – дип уртаклаша ЯҮМРда ГТО буенча баш судья

Марат Хәлитов. – ГТО һәр гаиләгә кергән, дип кыю әйтә алабыз. Без 15 физкультура укытучысын өйрәттек һәм хәзер бездә ГТО нормаларын кабул итә ала торган сертификатлы судьялар. Сүз уңаеннан, аларның һәркайсында ГТОның алтын билгесе бар.
Марат Хәлитов сүз ләренә караганда, судьялар командасыннан нормаларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешмаларында гына түгел, ә медиклар да, заводларда да кабул итүләрен сорыйлар.

– Без Татарстан Республикасында ГТО нормаларын тернәкләндерү үзәгендә кабул итүчеләрдән беренче булдык, – дип шәрехли Татьяна Каюрова, Яшел Үзән ра йонындагы ГТО проекты координаторы. – Әлбәттә, үзәктә нормативлар бераз башка, әмма беренче адым ясалды һәм без алга барачакбыз. Балаларыбыз һәм өлкәннәрнең бик актив булуы сөендерә – беркемне дә мәҗбүр итәргә туры килми. Ә лаеклы медальне алуы нинди күңелле!

Нормативларны уңышлы тапшырган барлык балалар һәм өлкәннәрнең алтын, көмеш һәм бронза медальләр алуларын билгеләп үтәргә кирәк дип саныйм.

Бүләкләүнең 11 бас кычы бар – әлеге категория инде яшькә бәйле. Мәсәлән, I бас кыч – 6дан 8 яшькә кадәр, икенчесе – 9дан 10 яшькәчә һ.б.
Ә сез Яшел Үзән районының күп кенә авыл җирлекләрендә әбиләребез рәхәтләнеп шөгыльләнгән Скандинавия йөрешенең, шулай ук, ГТО нормаларының берсе икәнен белә идегезме? Минем өчен бу ачыш булды. Шулай ук, өлгер, җитез һәм оста булу өчен, тизлеккә, чыдамлыкка йөгерү, көч нормасы (отжимание, тартылу һ.б.), сыгылмалылык, сикерү, ату, йөзү, чаңгы, туризм, үзоборона һәм снаряд ыргыту кебек нормаларны үзләштерер гә кирәк. Исемлектән 9 төр нормативны үзләштереп һәм лаек лы тапшырсаң – ГТО тамгасы кесәңдә дип исәплә.

Әмма... Сайтта теркәлергә кирәк. Нинди сайтта һәм ничек итеп?

– ГТОда катнашу һәм үз көчеңне тикшерү өчен gto.ru сайтында теркәлергә кирәк, – дип сөйли Татьяна Каюрова, – һәм үз УИНыңны (уникаль индикацион номер) алырга кирәк. Сайтта теркәлү бик гади, ә логистика бик уңайлы. Анда сез барлык уңыш ларыгызны кү зәтә аласыз.
Бөтен Россия буйлап һәм аерым алганда, безнең рес публикада, төрле конкурслар һәм ГТО фестивальләре уздырыла. 5нче гимназия нең 4а сыйныф уку чысы Назгөл Әхтәмова ГТО темасына багышланган иң яхшы рәсем бәйгесендә I урынны яулады.

Ә сезнең гаиләдә медаль бармы әле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев