Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ГТО нормаларын тапшыру буенча Татарстан – лидер

Яшел үзәнлеләр 21 майда узачак марафонга әзерләнә. 1 майда район башлыгы Александр Тыгин да 15 чакрым йөгерде. Бу күнегүләргә, яшел үзәнлеләр, сез дә кушыла аласыз, киләсе әзерлек 6 майда.

Яшел Үзәндә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булып китте. «ТРда ГТО нормаларын кертү барышы турындагы» киңәйтелгән утырыш Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында узды. Анда республика район һәм шәһәрләренең яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчеләре катнашты.
Бер уңайдан министр район башлыгы Александр Тыгин белән шәһәрнең төп спорт объектлары - «Ледокол» боз сарае, «Метеор» бассейны һәм «Маяк» комплексын карап чыкты, киләчәккә максатлар билгеләнде. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин илдә ГТО нормаларын кайтару турындагы Указга кул куйган иде. Ул физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелде. Өч ел вакыт узып та киткән. Киңәйтелгән утырыш нәкъ менә «ТРда Бөтенроссия физкультура сәламәтләндерү комплексы ГТО нормаларын кертү барышы турында» барды. Мөһим вакыйгалар һәм киләчәккә перспективалар билгеләнде. Министр Владимир Леонов әйтүенчә, бүген республикада халыкның 41,5 проценты актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. 2020 елга бу сан 45 процентка җитәргә тиеш. Ә ГТО комплексы әлеге процессның катализаторы булып тора. Соңгы өч елда ГТО комплексын кертү буенча бихисап эшләр башкарылган. Татарстан комплекска җәлеп ителүе һәм нормативларны үтәүчеләр саны буенча лидер. Быелдан яңа идеяләрне кертүдән тулы форматта эшләүгә күчәләр. Комплексның мөһимлеген аңлап, предприятие һәм оешмаларның эшче коллективларын да ГТО хәрәкәтенә җәлеп итәргә кирәк. Казан моның ачык мисалы булып тора. Әлбәттә, иң актив катнашучылар - мәктәп укучылары.
Утырышта «Бөтенроссия физкультура сәламәтләндерү комплексы ГТО нормаларының кышкы фестивале - 2017»гә нәтиҗә ясалды. Районнар арасында беренчелекне Зәй алса, икенче баскычта - Яшел Үзән. Шулай ук Бөтенроссия физкультура сәламәтләндерү комплексы ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырган укучыларны да министр тәбрикләде. Алар арасында Васильево мәктәбенең XI Б сыйныф укучысы Юлия Хәмидуллина да бар. Спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен спортның җәйге төрләре буенча тренер Колесников Николай Алексеевич «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
ГТО - ул халык белән эшләүнең бер өстенлеге, ул гади, һәркем үти алырлык, ә иң мөһиме - милләтебез сәламәтлеге.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Тулы фоторепортаж: http://yashel-uzan.ru/the-news/item/10855-kem-kaya-ә-yashel-үzәnlelәr-marafonga-әzerlәnә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев