Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөрләде Норлатта Сабантуй

Халкыбызның милли бәйрәме быел бер айга соңрак үтсә дә, һава торышының тотрыксыз булуы июль аенда да үзен сиздереп торды.

Әледән-әле күк йөзен каплаган кара болытлар, мине онытмагыз дигәндәй, шыбырдап явып алган яңгыр да, бәйрәмгә килүчеләрне куркытмады. Соңырак, кояш чыгып якты нурларын кызганмады, аязып китеп, ял итәргә ирек бирде.Сабан туен "Мөслимә" мәчете имамы Хәмзә Мөхәммәтшин белән азан әйтеп Раил Мистахов башлап җибәрделәр. Елдагыча ярышлар ат чабышыннан башланып китте, әллә атлар азайды, бары ике генә ат булды, шулай булса да, иң җан ата торган ярыш ул. Тимер атлар,мотоблоклар, өчәү иделәр, алар өчен күбрәк балалар шатлангандыр, минемчә. Аннан халык мәйдан янына җыелып, уеннар, җыр-моң белән бергә аралашып барган тамаша кылырга, чаяракларының түзеп торалмыйча ярышларда катнашып, үзләрен сынап карауларын күзәтеп, бәйрәм итте.Бәйрәм кәефе һәркемнең үзеннән тора бит, хатын-кызларга җыр-моң ошаса, ир-атларны исә спорт ярышлары күбрәк кызыксындыра.аларның да, көче беттеме, ком тутырылган капчыклар салынган арбаны быел тартучы булмады. Балалар өчен иң ошаганы аттракционнар булгандыр, мөгаен, алар аннан төшеп тә тормадылар диярлек. Күгештән килгән Гомәр абыйлары Хәсәновның кыңгыраулар таккан, бизәлгән атына утырып йөрүчеләр дә үзләрен бәхетле санагандыр. Төрле уеннардан соң, иң түземлеләр генә көтеп ала торган ярыш ул көрәш. Быел, Сабантуйга килгән халык көрәшчеләрдән канәгать калган,сөйләшүләреннән аңладым, чөнки үзебезнең тирә-күрше авыллардан үсеп килүче яшь көрәшчеләр катнашты. Югыйсә, шәһәрләрдән спорт мастерлары килә дә, бөтен бүләкләрне җыеп китәләр, дип, халык риза булмый иде. Норлат Сабантуенда элек-электән Тау Иле, Мамадыш, Мулла Иле көрәшчеләре дан тотты бит. Кыскасы, бәйрәм күңелле узды, яңгыр да комачауламады артык, авыл җирлеге дә, мәдәният хезмәткәрләре дә, торак коммуналь хуҗалыгы да халыкка ошасын, күңелле узсын, дип тырыштылар! Ярыш бүләксез булмый, шулай булгач рәхмәтнең иң зурысы спонсорларга, игелек кылучыларга!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев