Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Грантка кемнәр лаек булды?

Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсы тәмамланды.

Аны оештырганда авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең түбәндәге күрсәткечләре буенча бәяләнде: халык саны арту, авыл җирлегенең җан башына исәпләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны, мөгезле эре терлекләр саны һәм башкалар. Конкурс йомгаклары буенча  җиңүчеләргә бюджеттан 1 миллион сум күләмендә грант бирелде. Бәхетлеләр арасында районыбыздан Олы Яке, Әйшә, Бишнә авыл җирлекләре дә бар. Җирлекләр акчаларны урам юлларын төзекләндерүгә, социаль инфраструктура объектларын җиһазлауга һәм башка социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга ниятли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант