Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гоголь урамында укучы кызны бәрдергәннәр

Кичә Яшел Үзәннең Гоголь урамында җәяүлеләр чыга торган урында бер кызны машина бәргән.

Бу куркыныч хәлне күргән шаһит менә ниләр сөйли:
- Мин бу хәлне үзем күрдем. Бала бик каты башы белән бәрелде. Борынын җимерде, авызы канда гына иде. Үзаңында булып, аягында басып торды. Кесә телефоныннан ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым. Бәрдергән машина хуҗасы һәлакәт урынында иде, ГАИ белән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне көтте. Кызның әтисе дә шунда иде, ул баласын мәктәпкә озаткан ахрысы, юл аркылы гына чыгарып җибәрмәгән. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне көтеп тора алмадым, эшкә ашыга идем. Кызга якынча 10 яшь. Юл аркылы чыгарга да куркыныч хәзер!
Җәяүлеләр өчен махсус урыннан юл аркылы чыкканда игътибарлы булып, килә торган машинаның туктыймы, юкмы икәнлегенә 100 процент ышангач кына юлыңны дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев