Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөнаһларны кабатламыйк

Булмадымы? Булды гөнаһлар да, гафу үтеник бер Ходайдан кабатламыйча тагын гөнаһны.

Безнең мөселманнарның көтеп ала торган зур бәйрәмнәре бар: Ураза һәм Корбан гаетләре. Кечкенәдән үк ул бәйрәмнәр истә калган.
Хатирәләр истән чыкмый. сугыш һәм суыклар. Әтиләр, бабайлар коръән укырга җыелып зиратка бара иде. (Мәчетләрне җимереп ташладылар). Әниләр, әбиләр аларны көтеп, кабак бәлеше, торма, чөгендер, кишер самсалары пешереп, табын әзерли иде. Өйгә дога кылырга ике мулла Нурулла Яруллин, Вәкил Моталлаповның килгәнен онытмыйм. Табыныбыз яме булып Заһидулла, Зарифҗан Фәтхуллиннар, Гыйният Фазлуллин, Сәетгәрәй Сәгыев, Сабир Илмәтовлар булды.
Аш-су әзерләшүдә Рәхилә Моталлапова булыша иде. Корбан чалынган вакытларда тирә-күрше, ялгызлар, мохтаҗлар берсе дә калмый иде. Хәзер дә шулай, авылым Акъегет халкы бәйрәмне җиренә җиткереп үткәрә. Мәчеткә дә хәзер сәдака бирәләр. Җитәкчебез мулла Фәргать Тимершин дингә, тормышка кагылышлы бөтен мәсьәләләрне дә үткәреп бара.
Дога кылучы кеше идарә кешесе яки эш бирүче булса, башкаларга карата хаксызлык кылмаска тиеш дип языла дини китап­ларда. Авылдашларыма, барыбызга да исәнлек-саулык, дөнья тынычлыгы теләп, киләсе бәйрәмнәрне дә шатлыкта үткәрергә язсын дип изге теләкләр белән,
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев