Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлназ Сәфәрова: «Бу – минем үлем белән күзгә-күз икенче тапкыр очрашуым»

Берничә көн элек Марат һәм Ленар Мухиннарның әниләре, Гөлназ Сәфәрова һәм Дилә Нигъмәтуллинаның каенаналары Халидә апаның кинәт кенә гомере өзелде.

Бу кайгыны бик авыр кичергән Гөлназ инстаграмда болай дип язган:
«Бу минем үлем белән күзгә-күз икенче тапкыр очрашуым. Югалтулар моңарчы да булды,тик аңлы рәвештә түгел иде алар. Беренче югалту – әтиемнең әнисе Әминә әбием булса, икенче үлем безне 2018 елда көткән икән. Әбиемне күмеп, өйләрен, киемнәрен юып чыкканнан соң барлыкка килгән бушлыктан озак арына алмый йөргән идем мин һәм менә күңелдә тагын бер бушлык барлыкка килде... Әнкәй – иремнең әнисе Халидә нибары 62 яшендә үлеп китте.
 Якшәмбе иде, шундый матур салкын кояшлы иртә, иремнең телефоны чылтырады, ул трубкасын алуга: «Ничек?» диде дә йөзе үзгәреп китте.
 Миңа кемдер авырып киткәндер кебек тоелды, нәрсә булды диюемә: «Әни юк бүтән» диде дә, бала күрмәсен дип, икенче бүлмәгә кереп тезләнде. Ул вакытта минем нәрсә тойганымны анык кына тасвирлый алмыйм. Ленар ялгыша, нәрсәнедер бутый кебек тоелды, күкрәктә ниндидер төер хасил булды, ачыргаланып кычкырасы, каядыр чабасы, качасы килде... Андый вакытта фикер чуала икән, ниндидер кирәкмәгән эш эшләргә тотынасың, уйлар бутала. Мәетне үз күзләрең белән күреп, тотып караганнан соң да ышанып булмый! Ул мине ишетәдер кебек тоелды, аның белән сөйләшкәндә йөзе дә үзгәреп киткән төсле булды! Кебек кенә шул... Ә чынлыкта бетте, китте, ул бүтән юк!!!
 Шкафта аның безгә килгәч киеп куя торган халаты эленеп калды, Айдан белән ясап калдырган кар бабай да эреми тора, ул ясап китергән банка-банка компотлары, тозлы кыярлары бар да бар!!! Ә Ул юк!
Күпме сүзләр әйтелми калды, үкендерә, уйландыра. Тик күңелне бер генә нәрсә юата: әнкәй минем якын, яраткан һәм чын-чынлап хөрмәт иткән кешем иде. Аллаһка шөкер, тату яшәдек, бер-беребезне якын күрдек, ул мине сабыр булырга, начарлыкка да яхшылык белән җавап бирергә өйрәтте. Бик түзем, ипле, акыллы хатын-кыз иде ул, андый каенаналар сирәк була дип уйлыйм. Мин ялагайланып, матур сөйләп утырырга яратмыйм, ә хәзер аны ничек яратуымны белдертәсем килә, кочаклыйсым килә, элеккегечә бер өстәл артына утырып чәй эчәсе килә. Ләкин соң...
 Ул һаман кунакка килеп керер, чылтыратыр, йомшак кына тавышы белән дәшер кебек тоела миңа... Тормыш бер генә мизгел икәненә тагын бер инандым, бүген чылтыратыгыз, бүген яратуыгызны әйтегез, бүген кочаклагыз, иртәгә боларның барысы да булмый калырга мөмкин.
Тыныч йокла, бәхил бул!»

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада

2
X