Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газета-журналларга ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

«Татмедиа» газета-журналларына 3 декабрьдән башлап 13 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә басмаларга 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

13 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

Әлбәттә инде, яраткан район газетасы “Яшел Үзән”гә бу көннәрдә 690 сум 54 тиеннән языла аласыз. Әгәр дә инде редакциядән килеп алу юлы белән, ягъни альтернатив подписка рәсмиләштерәсез икән, бу очракта 450 сум гына түлисе. Ашыгыгыз!

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев