Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газета укучыларыбызның бәрәңге уңышы ничек булган?

Айрат Минһаҗев, Олы Шырдан: - Яңгырның файдасы инде бу! Галәмәт күп чыкты быел бәрәңгедән уңыш. Әлләни зур булмаган бакчадан 80 капчык эре бәрәңге җыеп алдык. Ничек ашап бетерергә. Хәер, шырданлылар уңган халык - бәрәңгедән дә, валлаһи дип әйтәм, йөз төрле ризык пешерә ала. «Девчата» фильмындагы пешекче кыздан ким түгел! Фирая...

Айрат Минһаҗев, Олы Шырдан:
- Яңгырның файдасы инде бу! Галәмәт күп чыкты быел бәрәңгедән уңыш. Әлләни зур булмаган бакчадан 80 капчык эре бәрәңге җыеп алдык. Ничек ашап бетерергә. Хәер, шырданлылар уңган халык - бәрәңгедән дә, валлаһи дип әйтәм, йөз төрле ризык пешерә ала. «Девчата» фильмындагы пешекче кыздан ким түгел!

Фирая Гарифуллина, Яшел Үзән:
- Бәрәңге ул - салкын җәй үсемлеге. Бүлбеләре +7+10Сºта үри башлый һәм көчле тамыр системасы булганда гына яхшы уңыш бирә. Шуңа да быел бәрәңге бик яхшы уңды. Үткән елга караганда күбрәк тә, эрерәк тә әле. Былтыр яңгырлар аз яуды. Су җитмәүдән интеккән бәрәңге уңышлы була алмый инде ул. Быел колорадо коңгызы да бик күренмәде. Кыш буе рәхәтләнеп ашарлык ризыгыбыз бар, Аллаһка шөкер.

Алия Гаязова, Олы Ачасыр:
- Без быел бәрәңгене бер атнага иртәрәк ала башладык. Ашыгудан түгел, әти, көннәр бозыла икән, балалар да кайткан, бер бакчасын ала торыйк, дип пичәт суккач, каршы килмәдек. Әле генә утырткан идек бит, инде менә аласы да дип теләр-теләмәс кенә көрәккә ябышкан идек, матур, эре, чиста бәрәңгеләр тәгәрәшеп җир өстенә чыга башлагач, күңел күтәрелеп китте. Дүрт көрәк өч сәгать дигәндә алып та бетердек. Бәрәңгесе шәп, череге юк, йомшаклары шулай ук. Ел саен бер «мөгез» була инде ул: икенче бакчада исә төрле кыяфәткә кереп, әллә ниләр кыланып үскән бәрәңгеләр күп иде. Җыйганда көлә-көлә «ах» иттек. Исән-имин ашарга язсын. Бәрәңгедән дә тәмле ризык юк безнең өчен.

Фәүзия Шиһапова, Осиново:
- Казыган саен эре-эре бәрәңгеләр тәгәрәшеп калгач, алуы да күңелле булды. Узган елгы юклыктан соң бик канәгатьләндерерлек быелгы уңыш. Исәнлектә-саулыкта ашарга язсын.

Рәмзия Хөсәенова, Васильево:
- Безнең бәрәңге былтыр бик уңган иде, кешеләргә дә күп бирдек, ә менә быел мактанырлык түгел. Үзебезгә дә, терлекләргә дә җитәрлек үзе, Ходайга шөкер, узган елгы белән чагыштырып кына әйтүем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев