Мәртәбәле жюри, ә алар арасында Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Илсур Сафин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова һәм музыка укытучылары да бар иде.
Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр дә, балалар да мактауга лаек. Әле бик нәни булуларына карамастан, тулы зал алдында каушамыйча, сәхнәдә үзләрен иркен тотып чыгыш ясадылар. Әле кулларына гармун алмасалар да, башка уен коралларында уйнап, җырлап, татар моңына гашыйк булуларын исбатладылар.
Фестивальгә күрше Чуашия республикасының Урмай авылыннан «Тамчы» мишәрләр ансамбле дә килгән иде. Алар сәхнәдә ничек итеп җырлап-биергә кирәклеген күрсәтте ичмасам. Бар яктан сәләтле, чая балалар җыелган бу төркемгә, нәкъ мишәрләр инде менә, афәрин! Күрше республикадан өйрәнерлегебез бар. Безнекеләр дә кимен куймады, аеруча гармун-тальянда моңлы көйләр сузучы малайларга кызлар күзе төшми калмагандыр. Гармун уйный белүче егетләр элек- электән бер баскычка югары булган. Миңа Осиново гимназиясендә белем алучы Алмаз Айзатулловның, Васильевоның балалар музыка мәктәбендә укучы Данис Карамышев, Әдел Сәлахетдиновның чыгышлары ошады. Бик җанлы барган бәйгедән соң җиңүчеләрне билгеләү, мөгаен, җиңел булмагандыр. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Мәктәпләр арасында:
I. 5нче гимназиянең «Сөенеч» ансамбле;
I. Урмай авылыннан «Тамчы» ансамбле;
I. 1нче лицейдан Инсаф һәм Бәхтияр Сәлаховлар дуэты;
II. Васильевоның балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр.
Соло башкаручылар:
I.3нче гимназиядән Әмир Шиһабиев;
II.Осиново гимназиясеннән Алмаз Айзатуллов;
III.10нчы гимназиядән Владислав Надеждин.
Балалар бакчалары арасында
ансамбльләр:
I. «Киләчәк» балалар бакчасы;
II. «Незабудка» балалар бакчасы;
II. «Радуга» балалар бакчасы;
III. «Антошка» балалар бакчасы.
Алия Гаязова
Нет комментариев