Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гариза бирү уңайлы

Хөкемгә тартылу яисә җинаятьчелеккә кагылышлы, яисә эзләнүләрне туктату турында гаризаларны хәзер гражданнар эчке эшләр бүлегенә генә түгел, ә Беренче Май урамының 14нче йортында урнашкан дәүләт муниципаль хезмәтләре күрсәтү күп функцияле үзәгенә дә бирә алалар.

Гариза бирү өчен паспорт һәм аның бөтен битләренең күчермәсе таләп ителә. Хезмәт күрсәткән өчен дәүләт пошлинасы алынмый. Күп функцияле үзәк халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. Хәзер озын чиратларда торырга кирәк түгел. Үзәкнең телефоны: 5-29-85. Интернет системасына керә алган гражданнар хезмәтләрне контактсыз документ әйләнеше буенча ала алалар. Дәүләт хезмәтләре сайтында бер тапкыр теркәлгән граждан порталның бөтен хезмәтләреннән файдалана. ТР буенча МВДның дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча кайнар линиясе телефоны: 221-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев