Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаиләгездә онкология очрагы бар икән, ешрак тикшеренеп торыгыз

Хәзер яшьләр акылдан яза бугай. Кызымның кашларына һәм иреннәренә татуаж ясатасы килә. Бу куркыныч түгелме икән?

Барысы да аны ясау­чы остадан һәм салоннан тора. Әгәр дә инструментлар тиешенчә эшкәртелә икән, куркыныч юк. Ә инде гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта куркыныч инфекция – В яки С гепатитын йоктырырга мөмкин. Эш шунда, татуаж энә белән ясала. Ул тире астына керә. Җиренә җиткереп дезинфекцияләнмәгән инструменттагы «зараза» канга эләгә.


Каяндыр, балык күп ашауның файдасы түгел, ә зыяны күбрәк, чөнки анда төрекөмеш бар, дип укыдым. Бу, чынлап та, шулаймы?
Барысы да диңгез күчтәнәчләренең кайда тотылуы һәм аларның авыр металл тозларына тикшерелүеннән тора. Балыкның контроль узуына шигегез бармы? Атнага бер генә ашагыз. Әзләп ашаганда зыяны булмаячак. Ә иң яхшысы, зарарлы матдәләрне үзендә тупламаучы балыклар сатып алыгыз. Алар – камбала, җәен, тәрәч, хек, елга фореле, сардина, диңгез алабугасы һәм зубатка. Боларны еш ашарга ярый.


Ирем табиб киңәшеннән башка гына потенция өчен дару сатып алып эчә. Ул үзенә зыян гына китермиме икән?
Андый куркыныч бар. Шуңа күрә ирегезгә терапевтта һәм кардиологта тикшерелергә кирәк. Әгәр дә атеросклероз яки йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар бар икән, әсәрләндерүче пилюлялар инфаркт һәм инсульт кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сәламәтлеге бик яхшы икән, инструкциясен игътибар белән укып чыксын һәм күрсәтелгән дозадан артыгын кабул итмәсен. Шуларны үтәсә, зыяны булмас.

Томау вакытында борынны җылытырга ярыймы?
Ярый, ләкин «мыршылдый» башлаганның беренче көннәрендә үк. Табада 1 стакан эре тоз­ны кыздырыгыз. Ике кулъяулыкка бүлеп бәйләгез. Шуны борын яфрак­ларына куегыз һәм 10-15 минут тотыгыз. Моны көненә 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Ялкынсыну учагына кан агымы көчәячәк һәм томау тизрәк узар. Компресстан соң ярты сәгать узгач, борын тишекләренә даруханәдән алган дару сиптерегез.


Бала табуыма 3 ай узды. Аякларымны көзән җыера, бигрәк тә төннәрен. Бу нәрсә белән бәйле?
Мөгаен сезгә кальций җитмидер. Йөкле вакытта балагызга «биргәнсез». Шуңа өстәп хәзер имезәсездер һәм сөт белән әлеге файдалы әйберне күп югалтасыз. Организмга кальций җитешмәгәндә сөякләр, нерв һәм мускул системасы зыян күрә. Шуның нәтиҗәсендә авыртулар барлыкка килә, бигрәк тә аякларда. Сөт продукт­ларын күп итеп ашагыз һәм даруханәдән алып өстәмә кальций кабул итегез.


Тулырак язманы газетадан укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина